Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Йөгереп йөргән балам 42 кг авырлыкка калды”

Яңа Салавыч авылында яшәүче Илназ Мәхмүтов 2019 елның җәендә куркыныч юл һәлакәтенә очрый. IX сыйныфны тәмамлаган егет әнисе белән Казан энергетика техникумына документлар тапшырырга килә. Шәһәрдә яшәүче туганнарына да сугылып чыгарга булалар.

— Икенче көнне көтүгә чыгарга кирәк иде, ә аннан соң каенатаның юбилее. Иремнең сеңлесе, барыбер кайтабыз бит, Илназ безгә утырып кайтыр, диде, — дип искә ала Илназның әнисе Әлфирә Мәхмүтова. — Ул көнне автобус белән кайтып киттем. Ә икенче көнне кичкырын өй телефоны шалтырады. Авылдашыбыз икән. “Төрнәле авылы янында авария булган, Мәхмүтов фамилияле кешеләр, сезнекеләр түгелме?” — диде. Шуннан соң пошаманга төштек. Нәкъ шул вакытта кайтып җитәргә тиешләр иде. Ул көнне күңел тыныч булмады, нидер сизенгән сыман, үз-үземне кая куярга белмәдем. Күпмедер вакыттан соң тагын шул ук авылдашыбыз шалтыратты: “Сезнекеләр икән”, — диде, елап. Ирем белән машинага утырдык та Арчага киттек. Туганнарыбыз, Илназ утырган машина каршына икенче автомобиль килеп чыккан да, маңгайга-маңгай бәрелешкәннәр. Шуннан соң безнекеләрнең машинасы юл читенә төшеп капланган. Рульдәге киявебез урында ук үлгән. Калганнарны Арча хастаханәсенә алып киткәннәр. Машина йөртүче янында утырган каенсеңлемә, арттагы ике баласына да бик каты зыян килгән. Ә безнекеләргә каршы чыккан машина йөртүче һәм пассажирына берни дә булмаган. Без барганда, Илназны реанимация бүлегеннән палатага чыгарганнар иде. “Әни, корсагым бик авырта”, — диде улым, сызланып.
Бу хакта табибларга әйткәч, яшүсмерне янә реанимациягә алып китәләр. Арка мие өзелгән булган, төн буе операция ясыйлар. Баланың хәле авыр, ди табиблар. Икенче көнне үк аларны санавиация вертолеты белән Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр.

Кемнеңдер ялгышлыгы, ашыгуы аркасында Илназның хыяллары челпәрәмә килә. Хастаханә диварлары аның өчен икенче өенә әверелә. Яныңда әниең, якыннарың булса, һәр сынауны җиңәргә мөмкин.
— ДРКБда шактый озак яшәдек. Яшәдек дим, чөнки аннан кайтмадык та дип әйтергә була. Илназ ашый алмады, бар ашаганы кире чыга иде, сәбәбен тапмадылар. Сау-сәламәт, күтәренке рухлы, йөгереп йөргән балам 42 кг авырлыкка калды. Көннәр буе телдән язгандай түшәмгә карап ятты. Табиблар, арка мие нык зыян күргән, анда шеш барлыкка килгән, эчәклекләр өч җирдән өзелгән, диде. Арка миендә бармак зурлыгында тишек урынына имплант куйдылар. Балам, аякларымны тоймыйм, диде. Табиблар моны арка мие өзелү белән аңлатты. Илназ сыек ботка, сөт ризыкларын гына ашый ала иде, — ди Әлфирә апа.
Кеше үлеменә китергән, өч кешене гарип калдырган машина йөртүчене шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
— Улым, йөгерәчәкмен, дип хыяллана. Илназның моңлануын күреп, йөрәгем сызлый иде. Әмма әкренләп үзен кулга алды. Читтән торып укып булса да, бухгалтер һөнәрен үзләштерде. Машина алып бирдек, автомәктәпне тәмамлады. Йөртү таныклыгы бар. Бер тик торганы юк. Кул көрәше белән шөгыльләнә башлады. Тренерлары Фагыйль Гайнетдинов, Ранил Сафиуллин ярдәмендә күп уңышларга иреште. Зур рәхмәт аларга. Илназ хәзер Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең тернәкләндерү үзәгендә ята. Табиблар гел өметләндерә, иншаллаһ, улымның тырышлыгы, белгечләр ярдәме белән аякка басарбыз дип ышанабыз, — ди Илназның әнисе.
Яшь егеткә тулысынча сихәтләнү өчен тернәкләндерү курсы узарга кирәк. Кырымдагы шифаханәгә барырга да исәпләре бар.
Бу дөньяда барлык сынаулар имтихан тотар өчен бирелә, әмма аларны уңышлы узу үзебездән дә тора. Кул кушырып утырмыйча, алга карап яшәргә кирәк. Ә иң мөһиме — өмет булсын. Бары ул гына һәр сынауны узарга ярдәм итә.
Диләрә ГЫЙЛӘҖЕВА.
 

Ярдәм итү өчен “Сбербанк” картасы номеры:
4276 6200 4022 4754 (Мәхмүтова Әлфирә Гомәр кызы).
Карта 8-987-401-38-46 телефон номерына беркетелгән.

 

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9