Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йолдыз Гәрәева: «Фотография ул - ресурс»

«Идел» журналы төп чыгышы белән районыбызның Әтнә авылы кызы, Казанның популяр фотограф, стилисты, Йолдыз Гәрәеваның киенү стиленә күзәтү ясаган.

Фотографиягә килү юлы. Мин — белемем буенча гамәли рәссам. Мәктәптә укыган дәвердә мобиль фотография белән шөгыльләндем. 2018 елда беренче фотоаппаратымны сатып алдым. Аның тарихы болайрак: бер оешмада репортаж төшерүче фотограф урыны бушады да, ике дә уйламыйча, фотоаппарат сатып алдым. Тик репортаж жанры буенча белемем булмау сәбәпле, мине эшкә алмадылар. Иң мөһиме — техникам барлыкка килде. Тәҗрибәне шулай тупладым.

Минем өчен фотография...Хәтер! Тормышның бер этабына, кешегә бәйле булган хәтер. Фотога карагач, күңелгә уелган истәлек-вакыйгалар, кешеләр искә төшә. Сүз уңаеннан, иң яраткан жанрларым — портрет, репортаж һәм «стрит-фотография».

Портрет — үз-үзеңне танып белү коралы, төрле рольләрне «киеп карау» аша җанны «дәвалау» мөмкинлеге дә.

Психология белән кызыксынам, шуңа күрә фотога һәрвакыт мәгънә салам. Фото — матур рәсем генә түгел, аның асылы күпкә тирәнрәк.

«Стрит-фотография» (урам стиле) жанрын нык яратам! Бигрәк тә чит ил булса. Моның өчен идеаль шәһәр — Истанбул.

Фотография — ул ресурс. Әгәр дә бөтен җаныгыз белән, хисләрегезне чагылдырып фотога төшсәгез, соңрак әлеге кадрларны карау сезнең кәефегезне күтәрә ала. Репортаж минем өчен шулай ук чын хисләрне күрсәтү хакында. Кирәкле кадрны тотып өлгерү — ул сәнгать.

Стиль турында

Фотографиядә миңа гына хас булган стиль, һичшиксез, бар. Аның билгеле бер исеме юк. Беренче чиратта, мөгаен, гадәти булмаган төсләр кулланып, фото эшкәртүемдер. 

1) Минем тышкы кыяфәтем әле ахыргы ноктада түгел. Стилистка мөрәҗәгать иткәнче, бөтенләй кара киемнән йөрдем: миңа тагын нинди образлар туры килгәнен аңламый идем. Ә хәзер үземне бөтенләй башка яктан ачтым һәм бу миңа ошый.

2) Стилем тулысынча мине тасвирлый. Ул дөньяны тоюым турында. Тормышымның төрле этапларында төрлечә киенәм.

3) Бер-берсенә гомумән туры килмәгән әйберләрне берләштереп, отышлы образ ясый алам.

5) Тышкы кыяфәтем һәрвакыт эчке халәтемә туры килә. Мин гел ачык төстән генә киенмим. Көязләнү теләге булсын өчен энергия кирәк.

6) Кәеф-ресурсым юк икән, соры спорт киеменнән йөрим, яисә, киресенчә, матур кием кәефемне күтәрә ала.

Күзәтәбез:

Түбәтәй — мин үземдә күптән милли колоритлы аксессуар булуым теләдем. Авитодан. Казах бизәкләре белән чигелгән.

Күзлек ( имидж өчен ) — мин аны бер дә салмыйм диярлек. Нык ошады.

Алкалар — этник орнаментлы. Төркиядән алып кайттым.

Джинсовка — аңа бер 20 ел бардыр. Әтиемнеке. Әнием ямаулар ясаган. Актуаль күренә.

Джинсы-багги — хәзерге вакытта тренд. Маркетплейстан.

Корсет — Кытай интернет-кибетеннән. Винтаж, джинсы белән стильләштерәм.

Сумка — Pinterestтан илһамланып, туп формасындагы сумкага кызыктым. Эзли торгач, Авитода таптым.

Кеды — маркетплейстан. Зебра принты нык ошады һәм алдым.

garaeva

Пиджак — оверсайз, кыскартылган. Төркиядән алып кайттым.

Алка — эстетика һәм матурлык чагылышы.

Күлмәк — оверсайз, секондтан.

Ажур колготкалар — Кытай интернет-кибетеннән.

Итәк — үзем тектем. 800 сум һәм 1-2 сәгать чамасы вакыт кирәк булды.

Топ — эчке кием элементы. Кием өстеннән кияргә яратам.

Казаки — шоурумнан. Съемка өчен алган идем – процесста бу як киеме миңа ошап китте.

garaeva1

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев