Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгемә сыймады уйларым

Иң күп борчыганы — авылым язмышы булды

Бик озын булды бүген көн. Бик күп уйландым, картаю сәбәплеме, гомер буе булсынга яшәгәнгәме, булганны бетерәсе килмәү этәрдеме, кулга каләм алырга мәҗбүр булдым. Яшь вакытлар, сагыну, югалтулар, хезмәттәшләрем... — кичкә кадәр күңелем айкалды. Иң күп борчыганы — авылым язмышы булды. Нөнәгәрдә туып, гомер иткән авылымның һәр почмагы, һәр сукмагы таныш миңа. Бөтен нечкәлекләрен, барын-югын хәтер сандыгында саклап гомер итәм. Авыл матур, таза, нык. Эшчән халык яши монда. Аның табигате генә дә ни тора! Яшьлегебез адымнары, тәүге мәхәббәт чалымнары Кугубор тавының сокландыргыч чәчәкле аланнарында әле дә калган сыман. Авыл буеннан инеш суы ага. Җәй буе су керәләр, карты-яше балык тотарга йөри. Андагы матурлыкка игътибар итсәң, гашыйк булган яшь кызлар кеби тоясың үзеңне. Язларында кошлар кайта, алар шулкадәр тырыш, вакытның кадерен белеп эшкә керешә, сине күрми дә оя ясап, йомырка салып, бала чыгарырга ашыгалар. Мулла сазлыгы дигән җиребез бар, шуның аргы ягында кыр үрдәкләре сазлыктагы байлыкка шатлана, инеш буйлары шаулап тора. Сабантуйлары да балкып торган табигатьле, җиләкле болында уздырыла. Кунакка кайтучылар тау байлыгыннан, дару үләннәреннән ләззәт алып, куанып китәләр.

Авылның борынгыдан килгән ике тегермәне бар иде, — тирә-якка хезмәт иткән, дан тоткан. Юклык вакытында тукландырган, игелек күрсәткән тегермәнебезне һаман сагынып искә алабыз. Тегермән таллыгы дигән исем телдән төшми, шаулавы җан өреп тора кебек. Шуннан узганда ямансулап туктап торсаң, алар да баш ия сыман тоела. Чишмәбез дә шунда гына, иртә таңнан тегермән буе, чишмә яны тирәкне моңлы кошлар яулап ала, сайраулары җанга рәхәтлек бирә.

Кырык елдан артык тегермән сукмагыннан фермага эшкә йөрдем. Шуларны исәпләп елап та куям. Ул сукмак хәзер юк инде, яшел үлән каплаган. Ферма булмагач, яшьләр үзләренчә икенче җирдән үз сукмакларын салганнар. Эшкә килгәндә без бик яшь кызлар идек әле. Шулай да бирешмәдек. Бик эшчән группа булып, алга үрмәләргә тырыштык. Авыр еллар, сугыш арты, күп нәрсә юк, бар да кул көче, чиләк-көянтә җилкәдә, иксез-чикснез эшләр, аны язып кына бетереп булмый, язсаң да ышанмаслар. Бездәге бердәмлек, булсынга тырышулар... Көнләшә-көнләшә югарыга күтәрелдек. Әлбәттә, яхшы хуҗаларның нәтиҗәле ярдәме белән. Механизаторлар басу-кыр эшләрендә танылды, дуңгыз караучылар да дан тотты ул елларда. Безнең яхшы хезмәт нәтиҗәсе нигезендә колхоз алгы рәтләргә менде, «ВЛКСМның 50 еллыгы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Өелгәнне ишү ансат бит ул, кул көче, күкрәк көче белән өйгәнне тараттылар. Эшләр кеше булмагач, нинди яхшы комплекс, фермалар, зур башнялар таралды, нигезе нык булмады, бездән соң килгән яшь буын куандырмады. Яшьләр китә, бала-чага юк, бармак белән генә бөгеп санарлык. Детсад белән мәктәп берләште инде. Шушы матур, бар ягы килгән авылга яшьләр бер эш табып, киңәшләшеп, югарыдан ярдәмләшеп, халыкка эш урыны булдыра алмыйлар. Кызганыч, яхшы итеп төзегән биналар «пустой йорт» булып тора бирә. Авылның бетүе эш юклыктан дип зарланабыз. Моның очы-кырые юк, мәҗбүр итмәсәләр таба да алмассың. Кемгә кирәк, кем-кем өчен борчыла?..

Әниләр сугыш чорында, эштән кайткач, ягарга утын юклыктан, куак агачын тамырларына кадәр кача-поса казып алып кайтып ягып көн күргәннәр. Нинди генә кыенлык күрсәләр дә, авылны нык тотканнар. Бер аршин җирне дә буш калдырмаганнар, икмәк өчен тырышканнар, авылны торгызганнар. Орлыкны тубал, кул көче белән чәчсәләр дә... Мин белә башлаганнан бирле, әни Яңа Йөрек урманыннан унбер, унике километр җир барып, уфалла арбасы белән зелпе тамырын казып, кәйлә белән алып кайтып, суда бүрттереп, төеп эш итеп, кирәкле җиргә тапшырып, игелеген күреп көн итте. Мин абый белән Дәү Йөреккә сигез чакрымга кадәр каршы алырга бара идек. Арттан этеп кайттык. Тамакланасы да бар бит әле, анысын да табасы, эзләнәсе.

Шушындый авырлык белән, кул көче белән, юклык кичереп хезмәт иткән әти-әниләребезнең ышанычын, нигезен, рухи көчләрен югалтабыз бит, алар рәнҗеп ятар. Ул буыннан-буынга безгә хәтле килеп җиткән, ә хәзер без югалта барабыз. Авыл башыннан бетә килә, берничә йорт бушады инде, калганнарын әйтмим дә. Яхшы фермалар төзесәләр дә, эшләргә яшьләр юк. Шушындый зур, матур авылда без эшләгән, дан тоткан фермаларыбыз бүген инде юк.

Безнең чор савымчылар, терлекчеләр сиксәнне тутырып туксанга нигез салдылар, бергә җыелсак, очрашсак, авылның сүнгәненә, фермаларның беткәненә йөрәгебез елый. Күп гомер калмаса да, авылны югалтасы килми. Яшьләр бетсә, мәктәп тә бетә. Таякка таянып йөргәннәр белән авыл гөрләми. Фермер булырга теләүчеләр дә ник юк соң бездә? Сүнәбез бит!!! Клуб яхшы, бар җире җиһазландырылган. Клубка чыгарга кеше юк, нәрсә җитми, ни кирәк? Үзешчән артистларыбыз да бар, юк түгел, ник чыкмыйбыз? Ярый мәчет белән зират бар. Болай барса, авылны бикләргә йозак та кирәк булмагае әле. Анысын да ясарга, бикләргә кеше табып булса тагын...

Рауза Гафиятуллина,

Нөнәгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе