Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипи исе – бәхет исе

Моннан берничә еллар элек «Татарстан» хуҗалыгы үзенеӊ ихтыяҗлары өчен генә пешерелә торган икмәкне башка җирләрдә дә сата башлагач, күпләр бу башлангычныӊ киләчәге булыр, дип уйламагандыр.

Сөт, ит, ашлык җитештереп, югары бәягә сатып икътисадый яктан нык булган хуҗалыкка бу нәрсәгә кирәк инде, дип фикерләүчеләр бихисап булгандыр. Ул вакытта бик аздан башланган ипи пешерү юнәлешенеӊ бүгенге көндә нык басып торган мөстәкыйль оешма буларак үзенеӊ матур нәтиҗәләре бар. Ике дистәдән артык кеше эшләгән ипи һәм кондитерлар пешерү цехында бүген 3 сменалы эш оештырылган. Цех пичләрендә бер көнгә 1500 данә ипи һәм батоннар, яӊадан төрле кечкенә күмәчләр матур булып кызарып пешә. Төрле тәмле тортларларны, пирогларны һәм сохариларны район халкы яратып ала икән.
Аена 30 тоннадан артык пешкән икмәк һәм төрле ризыкларны җитештерү җиӊелләрдән түгел, әле аны сатып алучы яратып алырга да тиеш. Ризыкныӊ сыйфаты югары булсын өчен үзебезнеӊ кырларда үскән бодайны «Мельпром» ширкәтендә тартырып алабыз, сыйфатлы он булса, Казаннан да кайтарабыз, ди технолог Альбина Сибгатуллина. Хәер, пешекче Факия Шәрипова, Рәсимә Хәйруллина, Фәльянур Муллагалиева, Гүзәлия Габделхаева, Әнисә Хуҗиева, Рәйхана Әкбәровалар кулыннан үткән пешкән һәр ризык уӊган да, тәмле дә була. Экспедиторлар Рәсилә Сабирова, Гөлүсә Миӊнемуллина урыннардагы ихтыяҗны өйрәнәләр, пешерүчеләргә кайчан, күпме күләмдә ипи һәм башка ризыклар кирәген җиткереп, әзерләрен озатып җибәрәләр.
Сәүдә нокталарына товарны вакытында һәм тоткарлыксыз илтү шоферлар Фәнис Садыйков һәм Рафил Хөрмәтуллинга йөкләнгән. Башка авыллардан йөреп эшләүчеләрне дә кайгырталар монда, аларны махсус транспорт белән шофер Зиннур Галимҗанов алып килә, кайтарып куя. Хезмәт хакларын вакытында һәм даими алып баргач без эштән риза, диләр эшчеләр. Киләчәктә пешерелә торган ипи, батон, башка тәм-томнарныӊ төрләрен дә, санын да арттыру буенча эшлибез ди, бу оешманы җитәкләүче Фоадия Гарипова. Барлык серләрне алдан ачып бирәсе килми, кибетләргә кергән кулланучылар безнеӊ продукцияне яратып ала икән, димәк, без дөрес юлда, дип төгәлләде ул сүзен. Салавыч авылы аша, ипи пешерү цехы яныннан узганда, борынны ярып яӊа пешкән ипи исе кергәч, дөрестән дә бәхет исе килгәндәй була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250