Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-атны ничек дөрес итеп мактарга?

Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын. Хатыны мактап, үсендереп торса, ир-ат канатларын киң итеп ачып оча, тауларны күчерә ала. Тик дөрес итеп мактый белергә дә кирәк бит әле. Ничек ул, дисезме? Өйрәтәбез!

Дөрес итеп мактау өчен, ни өчен мактаганыңны аңларга кирәк. Ә моның өчен – ирне тыңлый һәм, иң мөһиме, ишетә белергә. Гади генә бер киңәш: ир сөйләгәндә аның күзләренә карагыз һәм аңа өр-яңадан гашыйк булыгыз. Шулай эшләгәндә аның һәр сүзен «йотып» барырсыз. Иргә сораулар бирегез, кызыксынуыгызны күрсәтегез – алар өчен бу да мактау, үсендерү!

Әгәр инде матур сүзләр әйтәсе, мактап куясы килә икән – әйтегез! Хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә колаклары белән ярата. «Әгәр артыгын мактап ташласам? Әгәр шулай мактап бозсам? Аннары ул борынын чөеп, миңа өстән карап йөри башласа?» дип куркасызмы? Чыннан да, болай булырга мөмкин. Әгәр буш урында мактасагыз. Ир-атны ниндидер эш-гамәле өчен мактарга кирәк. Югыйсә ир үзен бу мактауга лаек түгел дип санаячак, сез аны жәлләп кенә мактый дип уйлаячак. Яисә киресенчә, тиктомалга мактауга ияләнеп китәчәк тә борынын чөячәк. Шуңа күрә булмаган мактауны уйлап чыгарырга кирәкми. Ә инде ир ниндидер эш эшләде икән, мактауны жәлләмәгез. Авыр сумканы күтәрешеп кайттымы? Чүп чиләген түгеп кердеме? Ичмасам чәйнеккә су тутырып куйдымы? Мактагыз! «Син минем бигрәк уңган, кадерлем!», «Әле ярый син бар!» кебек комплиментларны кызганмагыз. Күреп торырсыз: ир-ат ул мактауларны тагын ишетергә телиячәк, димәк, тагын һәм тагын тырышыбрак эшләячәк.

Язманың дәвамын Сөембикәдән укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ир-атлар