Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-егетләребез Мәңгелек йортның койма-капкаларын тәртипкә китерәләр

Яз... Табигатьнең уянган, авыл кешесенең эшкә "чумган" чагы. Менә бүген дә Сәрдегәнлеләр тырышып үз йорт яннарында һәм күмәк эшләрдә тырышып эшлиләр.

1 май көнне авылыбыз зиратында өмә булып узган иде. Бүген янәдән ир-егетләребез Мәңгелек йортның койма-капкаларын тәртипкә китерәләр, җыештыралар.

Шулай ук бүген авылыбызның хатын-кызлары мәчетебезне юып, җыештырып чыктылар.

Авылыбыз тормышына, җәмгыятькә битараф калмый, әлеге эшләрдә үз көчен куйган һәр кешегә бары тик афәрин дип кенә әйтәсе килә. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә саулык, сәламәтлек насыйп итсен иде. Амин!

Туган Авылым - Сәрдегән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зиратта өмә