Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир кеше дүртенче баласын өендә үзе таптырган

Монда бернинди геройлык та юк.

Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган, дигән хәбәр күпләрне шаккатырды. Әлеге герой атаның кем булуы белән кызыксынып шалтыратучылар да булды. дип яза Әтнә таңы.

Чыннан да, буранлы көннәрдә районыбызда шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килде. Вакыйга шулкадәр тиз була, сабый тизрәк дөньяга туарга ашыга. Көннең буранлы булуы да үз эшен эшли. Әти кешегә үз сабыен үзенә үк якты дөньяга туарга ярдәм итәргә туры килә. 

Шулай итеп, гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Герой, батыр йөрәкле әти кешедән бу хакта сораштык, әмма аларның үзләре турында яздырасылары килмәде. Аны да аңларга була. «Син бик батыр, герой икәнсең. Курыкмадыңмы?», — дип сорауга ул:

— Монда бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алганча ярдәм иттем. Ул үзе дә миңа ярдәм итте. Икебезнең югалып калмау инде бу. Шөкер, балабыз исән-сау. Хатыным да үзен яхшы хис итә. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, —диде ул.

Бу гаиләгә тигезлектә, матур гаилә булып яшәргә язсын. Шулай да алга таба бу күркәм гаилә турында язарга әле исәп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев