Җир шарының гүзәл чәчкәләре
Балалар тормышыбызның бар яме, бар мәгънәсе, илһам чыганагы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Үткәннәрдән гыйбрәт һәм гыйлем вә үрнәк алып киләчәгебезне балаларда күргән «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге балачакның бүгенге көнен тагын да ямьләндерергә теләп, «Балтач» ял паркында күңелле Сабантуй үткәрде. Районда иң беренче Сабантуй иде ул. Кунаклары да гадәти генә түгелләр, бәйрәмне зарыгып көтүчеләр, уеннарда катнашам дип очынып торучы физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, әбиләре. Күптән булды инде бу Сабантуй, язның иң ахыргы көнендә, 31 майда. Әмма бәйрәмнән алган тәэсирләр җан азыгы булып әле дә күңел кылларын тибрәтә, кәгазь битләренә энҗе хәрефләр тезә. 1 июнь – Халыкара балалар көне дә борын төбендә генә булганлыктан, бүләкләргә дә искиткеч бай көн булды ул. Ә Кариленең коймак пешерү остасы, үзмичче Рифкать Камалов социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлсинә Сәлахова белән никадәр коймак пешереп сыйлагандыр, анысы мөһим түгел, ә менә Рифкать абыйның сабыйлар күңелен күреп, бер бәһасез изгелек кылуы – монысы хуплауга да, мактауга да лаек.
Бәйрәмне «Ак калфак» җәмгыяте вәкиле Сәлимә апа Габделхакова алып барды. Эчтәлекле, мәгънәле, уйландыра торган, гыйбрәтле сценариены да үзе язган.
Бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та килде. Ул район башлыгы Рамил Нотфуллинның балаларга карата әйтелгән изге теләкләрен җиткерде, һәрбер балага бәхетле киләчәк теләде. «Сабантуй» җырын җырлап йөргән «Кызыл калфак», татар милли киеменнән килгән Былтыры, иләмсез булып күренсә дә күңелләрне бик тиз яулап алган Шүрәлесе дә бар иде бәйрәмнең. Балалар белән «Бәхетле балачак» паровозына утырып, тәмле кабартмалар эзләп тә юлга чыктылар, төрле милләт биюләрен дә яратып башкардылар, уеннарда да актив катнаштылар алар.
«Ә алда төрле тукталышлар... Тукталышта төрле биремнәр, каршылыклар булачак. Каршылыклар безне куркытмый, шулай бит?» Әлеге сүзләрдән тәннәр чымырдап куйса да, каршыбызда сабыйларын күкрәгенә кыскан, бәгырьләренең сызлануларын йөрәкләренә бикләп куйган көчле рухлы әниләрне күреп, Ана дигән бөек исемнең никадәр горур яңгыравына янә инанып куясың. Арада әтиләр дә бар:
– Кая гына барсак та, без кызым белән гел бергә, – ди Раил Мостафин. – Ул безгә бик кадерле, кызыбызны бик яратабыз.
Тормыш сынаулары алдында баш имәгән, кешелекле, бала җанлы, тугъры әтиләр алдында баш ияргә кирәк. Раилгә дә балаларының бәхетен күреп, хәләле белән тигезлектә, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Әлеге изге теләкләр мөмкинлекләре чикле балалары өчен кадерле ата була белгән һәрбер асыл затка да кагыла.
Районның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, үзе дә хезмәт юлын балалар тәрбияләүгә багышлаган Зөлфирә Камалова «Әйдәгез әле, Сабан туебызның үзебезнеке, бары тик безнеке генә булуына сөенеп, көннең матурлыгына куанып бәйрәм итик!», дип чыгыш ясавы да сабыйларның күңелен илһамландырмый калмагандыр. Мондый рухландыргыч көчтән соң уеннар да җанлы барды, Сабан туена гына хас уеннарның берсен дә калдырмады балалар, әйберен дә кисте, чүлмәк тә ватты. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан Фәрзиев та котлап узды, күпкырлы талант иясе, район һәм республика гына түгел, Рәсәй буенча танылган спорт остасы, күп кенә конкурслар җиңүчесе, нык ихтыярлы, гади, киң күңелле, иҗади шәхес Чулпан Габделганиеваның да әйтер сүзләре бар иде. Ул изге теләкләрен озакламый балалар арасында булачак шашка ярышларына чакыру белән бәйләде.
Әни, әни... Әни генә сагынып көтә белә, әни генә гафу итә, әни генә ихлас ярата. Әниләр генә олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле.Тормышта бик авыр минутлар була, борчыласың, шул чакта әниең һәрвакыт синең яныңда. Физик мөмкинлекләре чикле баласы утырган арбаны да авырсынмыйча гомер буе этеп йөрергә бары тик ананың гына сабырлыгы җитә. Әни генә хыянәт итми, әни генә һәрвакыт аңлый, ул гына хәлеңә керә, абынсаң, хәлсез куллары белән тартып торгыза, үз йөрәге туктыйм-туктыйм дип типсә дә, синең йөрәк яраларыңны дәвалый, юатырдай сүзләр таба, күңелендә өмет уята. Сәлимә апа сөйли, күзләрдә яшь бөртекләре җемелди, әниләр исә Гүзәл Уразованың «Балам» җырына баласын кочкан халәттә талгын гына вальс әйләнә.
...Ай-яй күңелле монда, киләсе елга тагын киләм әле, – ди Шүрәле. Әйе, соңгысы булмасын иде бу бәйрәм! Оештыручыларга – ЗАГС, яшьләр бүлекләренә һәм башка өлкә хезмәткәрләренә барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәт белдерүчеләр дә шушы теләктә кала.
– Бик матур бәйрәм оештырганнар, – ди Альбина Сибгатуллина. – Безгә бик ошады. Кирәк иде безгә менә шушылай бер иркенләп сулыш алу, үз тиңнәребез белән рәхәтләнеп ял итү.
Балтачтан Лилия Вәлиева үзе өчен дә, улы өчен дә куана. «Без бик шат, рәхмәт оештыручыларга, бик күңелле бит менә!», ди.
Парктан чыгышлый сау сәламәт бала күтәргән әтигә юлыктым, ял итәргә килгән җирдән нинди күңелле чарага туры килдек, пакет-пакет бүләкләр бирделәр, безгә дә эләкте, балаларга нинди матур бәйрәм оештырганнар, уйнадык рәхәтләнеп, күңел ачтык, – дип и куанды инде баласы өчен. Әлеге бәйрәмнең максат-темаларын әйтеп тормадым, Раббыбыз каршында без барыбыз да бертигез һәм шушы әти кебек җәмгыятьтәге вәкилләр арасында аерма күрми, ярдәмләшеп, күңелле итеп, рәхимлелекне өстен күреп яшәүне танырга вакыт икәнлекне генә искәртәсе килә менә. Ихлас бәйрәмнең бүләкләре дә ихлас иде – иганәчеләр ярдәме белән кырыклап бүләк әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев