Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирдә иӊ озак гомер иткән ир-ат вафат

Япониядә яшәүче, иӊ олы 112 яшьлек ир-ат  23 февраль көнне вафат була. Бу турыда ТААС агентлыгы җиткерә.    

Ватанабэ исемле японлы Ниигата префектурасында фермер гаиләсендә туган, үзе дә авыл хуҗалыгында олы яшькә кадәр шөгыльләнгән. Әле 110 яшендә көн саен иртән физзарядка ясаган, төрле математик биремнәр чишкән. Ул үзенеӊ озак яшәү сере, дип һәрвакыт елмаюны, кешеләргә ачу тотмауны санаган.

Бу елныӊ гыйнвар аенда Таджикстанда яшәүче 127 яшьлек Фатыйма Мирзокулова мәрхүм булган иде. Хәзерге вакытта Җир шарында иӊ карт кеше, дип японка Канэ Танака санала, аӊа 117 яшь тулып киткән.  

Ә инде  иӊ озак яшәгән кеше булып Франциядән Жанне Кальман санала. Ул 1997 елда 122 яшендә вафат була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев