Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ирем башта сүзсез калды»

Куныр авылында яшәүче Гөлназ һәм Илнар Шакирҗановлар гаиләсенә. узган ел бәхет ишелеп килде.

Гөлназ өч нәсел дәвамчысы – өч ир бала алып кайткан! Аларга Мөхәммәд, Ибраһим һәм Сөләйман исемнәре кушканнар. Шакирҗановларның игезәкләргә кадәр туган Нәзилә исемле кызлары һәм Ильяс исемле уллары да бар. Кыскасы, Шакирҗановларда күңелсезләнеп ятарга вакыт юк. Бар дөньялары егетләр янында бөтерелә.
– Ирем дә, үзем дә күп балалы гаиләдә үстек. Тормыш иптәшем, еш кына: «Биш балаң булса иде», – дия иде. Ходайның «амин» дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Беренче тапкыр сигез атнада УЗИга бардык. Йөкле икәнемне белә идем инде, чөнки барлык билгеләре дә бар иде. Ирем мине машинада көтеп калды. Табибтан чыктым да аңа өч бармагымны күрсәтәм. «Кабат өчтә киләсеме, бар, кире кереп сөйләш инде. Ильясны бакчадан аласы бар бит», – ди. Мин дәшмим, кабат өч бармак күрсәтәм. Юк инде мин әйтәм, өчәү була. Ирем башта сүзсез калды инде. Ул да аптырады. Игезәк булу башка сыя торган әйбер, әмма өч игезәк булуы хәйран калдырды. Шулай да ни дисәң дә, бала алып кайту – зур сөенеч ул, – ди күп балалы әни.

Кызганыч, бала табарга кирәк, дип дәүләт күпме генә өндәсә дә, андый ишле гаиләләргә ярдәм кулы сузарга бик ашыгып тормый. Шакирҗановларга атнага 33 данә сөт бирелә. Әлеге сөт балаларга 1,5 көнгә җитә икән. Калганын үзләре сатып ала. Акчага әйләндергәндә, игезәкләргә көн саен 600 сумлык бала ризыгы гына таләп ителә. Әле ярый 1,5 яшькә кадәр пособие түләнелә. Әмма канун нигезендә, ул да 24 мең сум тирәсе генә.

– Безгә ярдәм итәргә шәфкать туташы бирелмәсме икән дип мөрәҗәгать иткән идек, әмма булмый диделәр. Әни кешегә өч бала белән бик авыр. Кемнеңдер, бәлки, туганнары килеп булыша аладыр. Без ирем белән икәү һәм 9 яшьлек кызым булыша. Бу гозеребез Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка барып җитсә, әйбәт булыр иде, – дип мөрәҗәгатен җиткерде Гөлназ ханым.

Шакирҗановлар өчен иң авыр ­әйбер ул – матди як. Чөнки игезәкләрдән тыш, әле тагын ике бала бар бит. Балаларга гына да аена 50 мең сумлап акча тотыла. ­Декретта утырган ананың һәм гаилә башлыгының авыл җирлегендә мондый акчалар эшли алмавы билгеле инде.
Әмма алар күңелләрен төшерми. Балаларын карарга, үстерешергә ярдәм итүче туганнарына, якыннарына рәхмәт әйтеп яши.

Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/3-igezk-malay-tapkan-glnaz-shakiranova-irem-bashta-szsez-kaldy

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Это на каком языке написано???