Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирешелгәннәр – саллы, максатлар – зурдан

Рамил Нотфуллин районның 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде.

Эшлекле сөйләшү алдыннан Марат Готыф улы район башлыгы Рамил Нотфуллин белән «Ватан сакчылары» паркында булып, әфганчы-интернационалистлар белән очрашып, яу кырында һәлак булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алып, тантаналы төстә һәйкәлгә венок салдылар.

Төзекләндерү эшләреннән соң янәдән эшли башлаган бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында булып, эшчәнлеге белән таныштылар, хезмәтләренә югары бәя биреп, туган телне сакларга кирәк, дигән бурычын куйды Марат Готыф улы.

Район Советы утырышы муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллинның 2022 ел йомгакларына багышланган чыгышы белән башланып китте. Ул районның 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде. Тантана азагында бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

– «ТРның Атказанган зоотехнигы» мактаулы исеменә «Бөрбаш» җәмгыятенең баш зоо-технигы Альберт Габделфәрт улы Габдрахманов лаек булды.

– Шәхси эшмәкәр Гөлсем Әдһәм кызы Миңнебаевага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Тимирязев исемендәге җәмгыять тракторчысы Илфат Мөнир улы Саттаровка бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Миннеәхмәт улы Хәбибуллин;

– хезмәт ветераны Рифхәт Шәрифулла улы Нигъмәтуллин;

– Кече Лызи урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Мироновна Пчельникова.

– Балтач районы респуб-ликада «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә 3 урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина;

– Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләнүчеләр