Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирле үзидарә көне уңаеннан, Балтачта кемнәр бүләкләнде? (бик күп фото)

Җирле үзидарә көне уңаеннан бүләкләнүчеләр

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эш алып барганнары өчен 1074нче Салавыч участок сайлау комиссиясе секретаре Шакирҗанова Хидая Мөбарәкҗан кызына,Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының "Сайлаулар" системасын мәгълүмати тәэмин итү идарәсенең 1 разрядлы белгече  Зыятдинов Рүзәл Рәис улына, 1070нче Нөнәгәр участок сайлау комиссиясе рәисе Нигъмәтҗанов Тәлгать Сәгыйтҗан улына Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде.


Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Карадуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миннебаева Фәйрүзә Фаяз кызы, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Җәләев Рафил Хәлиф улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Фәтхетдинов Илвир Мөбәрәк улы, Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гафиятуллина Рәхилә Шамил кызы, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Мухин Сергей Анатольевич “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы "Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Финанс системасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Әшрәпова Чулпан Равил кызы, финанс-бюджет палатасы сәркәтибе Барыева Зөлфия Мөдәрис кызы Татарстан Республикасы Финанас министырлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан, Норма авыл җирлеге башлыгы Шарипҗанов Радик Наил улы, Борнак авыл җирлегенең баш хисапчысы Фәләхетдинова Гөлнара Габделбәр кызы, Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Фәнил Сәлим улы, Балтач район Советының кадрлар һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтшина Алсу Илдар кызы, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Илнур Наил улы, Балтач район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова Зөһрә Ривхат кызы, финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече Гомәрова Рузилә Харис кызы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эш алып барганы өчен Урта Көшкәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәкимова Гүзәл Гаяз кызы "Ижминводы"шифаханәсенә юллама белән бүләкләнә.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм-Җирле үзидарә көне уңаеннан, Балтач район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Ильясова Рузилә Равил кызы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге әйдәп баручы белгече Фәйзрахманова Татьяна Владимировна, юридик бүлеге җитәкчесе Фатыйхов Ренат Сабит улы, опека һәм попечительлек секторының әйдәп баручы белгече Хәбибрахманова Венера Габделфәрт кызы, Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгече Галимова Алсу Рәфкать кызы,  «Балтач муниципаль районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте» учреждениясенең җыештыручы-вахтеры Вәлиева Ләйсән Рәфыйк кызы Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Соңыннан Әтнә театры концерт-тамаша күрсәтте. Тамашачылар кушылып җырлап утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев