Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирләр кулы кирәк шул...

Улы әтисенә охшаган. Бала телендә әтисе сүзләре. Бала әнисе күтәреп кайта торган әйберне дә, нәкъ менә әтисенеке кебек хәрәкәтләр белән күтәреп, үзенә ала, автобустан чыкканда да әтисе төсле итеп, әнисенә кул бирә. Үзендә ирлек башлангычын тойган бала, хәтта чаңгы бикләрен дә әтисе кебек беркетә...

Кан якынлыгы гына түгел, тәрбия итүдә үзең катнашу кешеләр мөнәсәбәтен күркәм итә. Үзенең нәниен коендырган әтинең йөзен генә күрегез сез! Бала да гүя: “Мин әле көчсез, син миңа бик кирәк! Син булмасаң, мин нишләр идем?!”,– дигән кебек тоела.

Беренче көннәрдән үк үзеңдә һәм балаңда вакытны бергәләп үткәрү ихтыяҗы тәрбияләргә кирәк.

Ирләрдә хатын-кызларга караганда зуррак өстенлек бар. Аларның баланы искәртүләре дә, кисәтүләре дә эшлеклерәк. Ирләрнең таләпчәнлеге зур, вәгазьнең әзлеге белән дә алар аерылып тора. Шуңадыр, балалар әтиләренә охшарга тырышалар.

Малайларга исә әтиләр аеруча кирәк. Әтиләре булмаган ир балалар үрнәк тәртипле, алтын куллы чит ир-атка да теләп тартылалар. Кешегә әти нигә кирәк? Әлеге сорауга беркем дә бер генә җөмлә белән җавап бирә алмый.

Әти ул – остаз да, арка таянычы да, киңәшче дә, яклаучы да. Әти ул – үзеннән алда дөнья көткәннәрнең бай тәҗрибәсен балаларына ирештерүче дә. Әти ул – гаиләнең баганасы.
Шуңа күрә дә дә әниләр балалар күзендә гаилә башының абруен күтәрә белергә бурычлылар.

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия