Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иршат хәзер иҗтимагый ярдәмче (+фото)

Балтач урта мәктәбе укучысы Иршат Бариев республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Гүзәл Удачинаның ярдәмчесе булды.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның хәзер 70 тән артык  иҗтимагый ярдәмчесе бар. Һәм аларның барысы да – балалар.

Балаларны яклау көнендә Татарстанның Дәүләт Советында  бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләренә махсус таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Биредә безнең районнан Иршат та катнашты. Балтач урта мәктәбе укучысы Иршат Бариев исә республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Гүзәл Удачинаның Балтач районы буенча ярдәмчесе.

Иршат безнең районда яшәүче балалар арасында аларның хокукларын яклау буенча аңлату эшләре алып барачак, сораулары булганнар өчен кабул итү оештырачак.

Татарстанда “Балалар иҗтимагый кабул итү урыны” проекты 2015 елның июленнән бирле тормышка ашырыла. Анда 12-18 яшьлек үсмерләр катнаша.  Шушы вакыт эчендә Вәкаләтле вәклинең барлыгы 109 ярдәмчесе булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев