Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә, 15 март – Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Райондагы торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Фәрит улы Гарәфиев белән әңгәмә. Бәйрәм хөрмәтенә.

– Рәшит Фәритович, һөнәри бәйрәмегез яз аена – эш чорына туры килә. Бу язгы чорларда коммуналь хезмәткәрләр нинди эшләр башкара?

– Хәзер инде безнең төзекләндерү, чүп түгү эшләре юк, бары үз юнәлешебездә эшлибез: җылы бирәбез, су белән тәэмин итәбез, көнкүрештәге калдык суларны чистарту белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә су чыганакларын язгы сулардан саклау беренче чираттагы эшләр. 24 авылга хезмәт күрсәтәбез. Эш процессы ел әйләнәсе бертуктаусыз бара.

– Быел кыш җылы килде. Җылыту системалары белән проблемалар булгандыр дип уйламыйбыз. Шулай да, социаль объектлар кышны ничек чыкты?

– 30 ел эшләү дәверемдә беренче тапкыр шушындый җылы кыш килде. Кыш җылы килсә дә, эш туктап тормый, кирәкле режимда бөтен нәрсә эшли. Бөтен хезмәткәр эш белән тәэмин ителә. Салкын еллардан аермалы буларак, ризасызлыклар булмады. Халыктан, оешмалардан ризасызлыклар кермәсен дип тырышабыз, кергән очракта тизрәк төзәтү ягын карыйбыз.

– Хезмәтегез игелекле: җылытасыз, су белән тәэмин итәсез, канализацияләр карауда. Бүленеп эшләвегезгә дә берничә ел. Алай бүленгәч җиңелрәкме эшләргә, әллә авырлыклар шул килеш калдымы?

– Аерылып чыккач, үзебезнең объектларга ныграк игътибар бирә башладык. Чөнки моңа вакытыбыз барлыкка килде. Вакытында ремонтын үткәрәбез. Алдагы елларда 16 котельный яхшылап ремонтланды, быел 8 котельныйга капиталь ремонт эшләнә (инде проекты бар, җиһазлары кайткан). Су челтәрләре ремонтланды. Чистарту корылмасында 45, су челтәрләрендә 50 миллионлык эш башкарылды.

– Заманында коммуналь предприятие бик зур оешма иде, биредә бәйрәмнәр дә гөрләп үтте. Хәзер биредә күпме кеше эшли һәм традицияләр сакланамы?

– Хәзерге вакытта 80 кеше эшли. Заманында 200ләп кеше эшли идек. Кеше саны кыскарту бездән объектлар китүгә дә бәйле, автоматлаштырылгач эш штатлары да кимеде.Традицияләр саклана. Бәйрәм уңаеннан хезмәткәрләребезне бүләклибез. Районда үткәрелгән барлык чараларда да катнашабыз. Мәдәниятме, спорт чараларымы, берсеннән дә калмыйбыз.  3 апрель көнне смотр концерты куячакбыз. Казанда үткән чараларда да актив без.

– Бәйрәм уңаеннан хезмәткәрләрегезгә теләкләрегез?

– Аларның барысы да чын белгечләр, бик озак эшләгән, тамырлары белән оешмага береккән, бик кадерле кешеләр. Исән-сау булсыннар, борчу-мәшәкать күрмәсеннәр. Үзем дә биредә 31 ел эшлим инде, шуңа да һәрберсе якын миңа. Гаилә подрядлары белән эшләүчеләр дә бар. Һәрберсен дә бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел матурлыгы телим.

– Бик күп рәхмәтләр ишетеп, игелекләр күреп эшләргә, яшәргә язсын! Бәйрәмегез котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев