Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә Балтач Бөтендөнья татар Конгрессы делегатларын каршы ала

Мәгълүм булганча, 2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза.

Әлеге дөньякүләм әһәмиятле зур вакыйга кысаларында, иртәгә - 5 август көнне Балтачыбызга Россиянең төрле регионнарыннан һәм чит төбәкләрдән 3 зур автобус белән 130лап делегат килү көтелә.
Бертөркем милләттәшләрне районыбыз белән таныштыру максатыннан, аларны сәгать 10.00да район мәдәният үзәгендә каршы алу тантанасы булачак. Биредә кунаклар районның социаль-икътисади үсешен чагылдырган күргәзмә белән таныша ала. Игътибарга күп милләтле район буларак, фольклор һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары тәкъдим ителә. Аннан соң район буйлап сәяхәт башлана. Үзәк мәчеткә һәм биредәге мәдрәсәгә, бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасына, "Балтач" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә, Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музеена эшлекле сәфәрләр үткәрү планлаштырыла.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250