Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер"

Бүген Удмуртия башкаласында, парламент бинасы каршында удмурт телен саклап калу өчен көрәшүче үз-үзенә ут төртеп яндырган. Хәле бик авыр, 100% тәне янган.

➡️ Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин бүген иртән Удмуртия дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төрткән. Исән калу-калмавы билгесез.

? Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы янына үзе белән шигарләр язылган плакат алып килгән. Анда шагыйрь Рәсүл Гамзатовның "Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер", дигән сүзләре дә булган дип хәбәр итә "Коммерсант-Удмуртия".



⏩ Вакыйганың шаһиты сүзләренчә, Разин битлек һәм берничә кат кием кигән, ә киеменнән ниндидер сыекча агып торган һәм ул кинәт яна башлаган. Узып баручы машина йөртүчеләр аны сүндерергә тырышкан, әмма ялкын көчәйгән генә. Ашыгыч ярдәм машинасы 15 минуттан килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе