Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгә Таиландтан Казанга кайтучыларны туганнары каршы ала алмаячак

Температурасы ачыкланган кешеләр йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Температурасы булмаганнар обсерваторга юллана.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Таиландтан Казанга кайтучыларны туганнары каршы ала алмаячак. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Иртәгә рейс көтәбез. Тәгаен вакыты иртәгә билгеле булачак, якынча 22 сәгать 30 минутта көтелә. Кайтучыларны бер туганы да каршы алмый. Алар 14 көнгә „Ливадия“ санаториендагы обсерваторга җибәреләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор — һәркайсы үз алгоритмнарын эшләячәк», — диде.

Температурасы ачыкланган кешеләр йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Температурасы булмаганнар обсерваторга юллана. Аларга ике урынлы номерлар, ашау оештырылган.

«Кайберәүләр балалары белән барган. Исемлектә 18 яшькә кадәр 27 кеше. 2018-2019 елларда туган балалар бар. Андыйлар өчен кире элемтә оештырылачак», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева, туристлар барып урнашкач, икенче көнне анализ алыначагын әйтте. Алга таба эш тәртибе анализ нәтиҗәсенә карап төзеләчәк.

«Алар нинди товарлар кирәген әйтәчәк, алар акчасына кирәкле әйберләр сатып алыначак. Туганнарга профсоюзлар җитәкчесе аша шалтыратырга мөмкин булачак. Гуманитар ярдәм китерергә кирәкми», — диде штаб җитәкчесе.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус