Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгәдән ункөнлек башлана

1 сеннән алып 10нчы декабрьгә кадәр физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр ункөнлеге игълан ителә. Декада кысаларында районыбызда күп кенә чаралар, очрашулар, спорт бәйгеләре, бәйрәм концертлары узачак.

Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия райондашларыбызны күреп янә сокланырбыз, үрнәк алырбыз. Шундый ике райондашыбыз белән газета укучыларыбызны таныштыра торыйк.

Инсафлы егет
Инсаф Зарипов Салавыч авылында әнисе Фәүзия, ир туганы һәм бабасы белән гомер кичерә.

Ә кем соң ул Инсаф? Ул гадәти авыл малае, гап-гади гаиләдән. Тик аңа соңгы елларда нәни Апуш дип йолдызлар югарылыгында сәлам бирүчеләр күп булды. Чөнки Инсаф үтә дә шигъри җанлы, Татарстан күләмендә уздырылучы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең “Конферансье” номинациясендә Гран-прины откан егет. Ул шигъри әсәрләрне искиткеч сәнгатьле итеп сөйли, таң калып тыңларлык. Төрле дәрәҗәдәге дипломнарын санап бетерерлек түгел. Мәскәү, Казан, Уфа каласында катнашып алган дипломнары гына да уннан артык. Бүгенге көндә Инсаф Салавыч күппрофильле лицейның 11 сыйныфында белем ала, Казан театраль училищесына керергә хыяллана. Инсафка әнисе бик нык булыша, нәкъ тә менә ананың улына булган ышанычы, хәер-фатихасы, акыллы киңәшләре Инсафка уңышлар яуларга ярдәм итә.

Фәниснең зур шатлыгы
Фәнис Сөләйманов Кариле авылы егете. Әнисе Нина Михайловна, абыйсы һәм апасы белән гомер кичерә. 2013 елдан бирле инде район һәм республикада узучы спорт ярышларында актив катнаша, бик күп җиңүләр яулый. Коляскада хәрәкәт итүче, рухы сау-сәламәт егет узган ел Татарстан чикләрен узып, Севастополь каласында узган бочча ярышында Татарстан командасында чыгыш ясап, җиңүгә иреште, быел да Түбән Новгород өлкәсендә узган ачык Кубок ярышларында икенче урынны алды. Районда оешкан “Фикердәшләр” клубының актив вәкиле, аралашырга бик ярата, уртак телне бик тиз таба, бик күп китаплар укый. Фәниснең үзен спорт өлкәсендә үстерәсе килә. Икенче группа инвалид апасы Эльвина да энесе кебек нык ихтыярлы, алтын куллы кеше. Бисердән күз явын алырлык эшләнмәләр иҗат итә, күргәзмә-ярминкәләрдә катнаша. Сөләймановлар гаиләсенә быел зур шатлык иңде, дәүләт тарафыннан аларга яңа йорт тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге