Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемең булса сәүдәгәр... (+фоторепортаж)

Ни өчен 10-15 ел элек кенә сәүдәгә керешкән эшмәкәрләр гөрләтеп эшли дә, бер гасырга якын тарихы, тәҗрибәсе булган райпо системасы бүген үләм-калам дип көн күрә?

Яки гомер-гомергә республикада алдынгы булган, алай гына түгел, союз күләмендә җиңүләр яулаган безнекеләр ни өчен бүген тирә-күрше районнардан бер карыш артта? Яки үз продукциясен сата, сәүдә оештыра белмәгән сәүдәгәрнең поты ничә тиен? - Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татсоюз вәкиле катнашында үткән район кулланучылар берлегенең еллык хисап җыелышында әнә шул хакта бик тә җитди сөйләшү булды.

Дөрес, җыелыш шактый ук җансыз башланды. Кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге, белгечләре ясаган уртакул чыгышларны (аларның ни өчен шушындый "коры, шома" булуының сәбәбе азактан ачыкланды - бу хакта соңрак) игътибарсыз гына тыңласаң, ярыйсы гына эшлиләр икән, дип нәтиҗә ясарга була иде. Алдагы ел белән чагыштырганда плюсләре дә бар, минуслары да - хата-кимчелекләр дә күрсәтелгән кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Беренче чыгыштан соң ук район башлыгы Рамил Нотфуллинда шактый сораулар туды һәм алар җыелыш ахырына инде бер "күч"кә әйләнеп, райпо системасының еллык эшчәнлеген "канәгатьләнерлек" дип билгеләрләрме икән дигән шикле уйларга этәрде.

-20 тапкыр Казандагы ярминкәдә катнашып, 135 мең сумлык товар сату - бу бит бернинди кысага да сыймый, - диде ул. - Бу бер баруда сатылырга тиешле күләм! Кушылган өчен генә катнашырга түгел, әзерләнеп, базарны өйрәнеп, нәрсә сатыла - шуны алып барырга, сатарга өйрәнергә кирәк. Үзегезнең товарлар үтми икән, әнә, Балтач сөт-май комбинатының мае-сыры Казанда гөрләп үтә, ни өчен шуларны алып бармаска? Бер алар гына түгел, районда мондый товарлар күп - файдаланыгыз! Төп продукциягез булган икмәк пешерүнең алдагы ел белән чагыштырганда 30 процентка кимүе - моны аңлап та, аклап та булмый.Соңгы өч елда иң зур - 6 миллион сумлык матди ярдәмне без нәкъ менә икмәк комбинатына күрсәттек. Ә нәтиҗә кая? Монда башка районнарны кертмәгез дип утырып кына булмый, әйе, конкуренция зур, әмма чикләр беркем өчен дә ябык түгел, сез дә башка районнарга, күрше өлкәләргә чыгыгыз. Район үзәгендәге кибетегез - ябык, "Ризәлә" кибетен бирдек - ташлап качтыгыз, ларекны эшләтә алмадыгыз... Ә бит эшмәкәрләр район үзәгендәге бер квадрат метр мәйданга ничек кереп утыру турында хыяллана, ә сез һаман да кемдер килеп, нәрсәдер эшләп бирер дип көтәсез. "Чәй йорты"ның да мөмкинлекләре бик зур, район кибетләрен читтән кергән кондитер ризыклары "басты", ә сез "Чәй йорты"на кергән клиентларга риза булып, көтеп утырасыз. Чепьядагы ашханә буенча да инде ничә ел бер үк сүз - башланган ремонтыгыз шул килеш тора. Ә бит ул ашханә Мари, Киров өлкәләренә бара торган юлда - бик уңайлы урында, монда юлаучыларны күпләп тартып булыр иде. Шулай ук туйлар, банкетлар уздыру өчен ул зонада иң кулай, зур бина бит ул! Билгеле, сезнеке кебек кичке сәгать дүрттә бикләнгән ашханә белән нәрсәдер эшләп булмый. Өстәвенә әле анда сыйфатны да нык яхшыртасы бар. Тагын бер резерв: районда шәхси хуҗалыкларда ит бик күп җитештерелә. Кемнәр генә килеп җыймый аны! - Тик сез түгел. Әнә бит Чепья бүлекчәсе сөт җыюны җайга салган. Алдагы ел белән чагыштырганда үсеш тә әйбәт. Эшләсәң була, димәк. Әле бу да соңгы чик түгел, шул ук сөтне дә районда кемнәр генә җыймый - файдасы булмаса, тотынырлар идеме? Сентябрь, октябрь айларында халыктан бәрәңге җыеп кына да күпме акча эшләр идегез! Халыкка да, сезгә дә файда булыр иде. Аңлагыз, Татарстан җитәкчелеге кадәр райпо системасына ярдәм иткән бер генә төбәк тә юк. Элек бу системада эшләүчеләрнең төшләренә дә кермәгән мөмкинлекләр бар - ә сез берсеннән дә файдаланмыйсыз. Үсешегез дә, миңа калса, нәкъ менә бәяләр арту хисабына гына. Чыгышларыгызда шуңа күрә дә инде данә-тонналардагы күрсәткечләрегез юк. Үсеш реаль булса, җитештерү күләме һәм хезмәт хакы кимемәс тә иде. Авыл хуҗалыгында иң түбән хезмәт хакы санала, бүген район хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы 20 меңгә якын, ә сездә 9300 сум - бу акчага яшәп була дип саныйсызмы?!

Әлеге җыелышта катнашкан, район кулланучылар җәмгыяте белән күп еллар идарә иткән Васил Вәлиевка, шалтыратып, соңыннан фикерен сорармын әле дип уйлаган идем. Ә ул түзмәде: җыелыш азагында ук сүз алды. Ярсып, "кайнап" сөйләде - күренеп тора, үзенә бик кадерле булган системаның бүген шушы хәлгә төшүенә йөрәге авырта.

-Тыңлап утырырга да авыр, - дип башлады ул сүзен. - Болай булмый бит инде, егетләр! Үзегез эшли алмасагыз, башкалардан өйрәнегез. Әнә Мари Төрек районы безгә янәшә генә, аның райпосы Рәсәйдә беренче урынга чыкты, үзе җитештергән товарлары белән безнең район кибетләрен дә басып алды. Анда кадәр барасыгыз килмәсә, карагыз, элекке минем кадрлар, бүген үз эшен булдырган кешеләр ничек эшли! Барыгызга да таныш Гөлфия Нәсыйхованы гына алыйк. Ул әле дә товарга үзе йөри, кайткач, йөгерә-йөгерә бушатыша. Ә сездә директор өстенә директор - кирәкме икән соң?! Бу бөтенесе бер система, монда бер йодрык булып эшләргә кирәк. Җитәкче эшли икән, халык та эшли, фәкать шартын булдырырга, тиешле хезмәт хакын гына түләргә кирәк.

Җыелыш менә шундый бик киеренке нотада төгәлләнде. Дөресрәге, көн тәртибендә иң азактан шушы тармакта күп еллар эшләгән кешеләрне бүләкләү каралган иде. Аңа керешергә дә кыенсындылар шикелле. Хәер, камчы арты перәннек тә кирәк ләбаса. Бәлки аның файдасы булыр... Еллык эшчәнлеккә аванс белән бирелгән "канәгатьләнерлек" дигән бәяләмә дә уйландырсамы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250