Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемсез урамнар... баш бәласе (+фото)

Авылларда еш йөрибез. Кайсыбер очракта адрес буенча эзләп табарга туры килә.

Ярый да ул якларны белсәң, кирәкле кешене эзләп табуы кыен түгел. Хәзер бит урамда берәрсен очратып сорыйм дисәң дә кеше табып булмый.

Беркөнне тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котларга дип район үзәгеннән шактый ерак бер авылга бардык. Зеленая, 13 адресын бик озак эзләргә туры килде. Чөнки урам исемнәрен күрсәткән элмә такталар бөтенләй юк диярлек. Куйганнарына инде 15-20 ел чамасы... Ә яңа йорт яки яңартылган капка-коймаларга бөтенләй куеп тормаганнар. Халык санын исәпкә алган чакта бик күп авыл җирлекләре бу эшне халыктан ихтыяри-мәҗбүри эшләткән иде. Күрәсең, бу авыл җирлегендә җитәкчелеккә буйсынырга теләмәгәннәр.

Җирлекләрдә үзара салым акчасына бик күркәм эшләр башкарыла, әлеге акчаларның бер өлешен элмә такталарны яңарту һәм булмаганнарына кую өчен тотсалар... Ничек уйлыйсыз, каршы килүчеләр булмастыр, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев