Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек әби кулында .... бер яшьлек бала

Эчкече әби урамда бер яшьлек оныгы белән хәер эстәп йөргән.

Бу хәл Уфада булган. Баланы опека органнары алган, хәзер кыз "Безнең балалар" хәйрия фонды канаты астында дәваханәдә.

Оешмада сөйләүләренчә, гаилә тулай торак бүлмәсендә яшәгән. Анасы баласын әбисенә калдырган, ә үзе бер иргә чыгып киткән.

Өлкән яшьтәге ханым шактый нык эчкән һәм чираттагы шешә артыннан кибеткә һәрвакыт бәләкәч белән йөргән. Кечкенә генә начар киенгән кыз белән бергә сөт өчен акча теләнү узгынчыларның күңелен эретү өчен бик яхшы ысул булып чыга.

Әби өстеннән шикаять белән опека һәм попечительлек органнарына битараф булмаган уфалылар мөрәҗәгать итә. Белгечләр тулай торакка килгәч, аларны бик нык эчкән өлкән яшьтәге ханым каршы ала. Башта әбине оныгы белән шөгыльләнергә, эчмәскә өндиләр, тик бу ярдәм итми. Хәл сабый өчен бик начар гына түгел, ә куркыныч та була башлагач, аны дәваханәнең балалар бүлегенә китерәләр. Ул «Безнең балалар» фондының махсус программасы карамагында була.

Имин булмаган гаиләдән алынган яки әти-әниләре баш тарткан балаларны дәваханәләрдә профессиональ нянялар карый. Аларның хезмәте хәйриячеләр акчасыннан түләнә. Гадәттә, мондый балалар дәваханәдә аларның киләчәк язмышын билгеләү өчен кирәкле процедураларны үткәргән вакытта асрала, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы исерек әби