Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишетми калмадыгызмы 20 мартта “Минем шәҗәрәм” конкурсы башланды

Конкурсның максаты – нәсел-нәсәп өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм устерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамылылыгын ныгыту, җәмәгатьчелектә тарих белән кызыксынуны үстерү, халыкны архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башланып китте.

Конкурсның максаты – нәсел-нәсәп өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм устерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамылылыгын ныгыту, җәмәгатьчелектә тарих белән кызыксынуны үстерү, халыкны архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү. 2018 елда бу конкурс республика архивчылары тарафыннан уздырылган иде инде. Ул Татарстанда һәм читтә яшәүче ватандашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты.

“Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турындагы боерык һәм нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Грантлар, архив конкурслары” бүлегендә яки http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf сылтамасы буенча узып танышырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге