Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Көшкәт авылы өлкәннәре, шуларның берсе – Анна Павлова

Анна Степановна Павлова Иске Көшкәт авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк бөтен авыр эшне дә башкара. Колхозда нинди эш кушсалар, күндәм генә бөтенесен дә эшләп куя - ир-атныкы, хатын-кызныкы дип тормый.

Һәр хезмәт көне атлар янында башлана. Шул малкайларны җигеп, тимер юл станциясеннән утын да ташый, урман кисәргә дә йөри. Эшләгәндә төрле авылларда яши. Зәмһәрир кышкы суыкта урман кискәнне мәңге онытасым юк, әле дә искә төшеп теңкәне корыта, ди. 1941 елны окоп казырга китә, анда да өч ай булып кайта.

Алты бала үстерә, бер улы 6 яшендә мәрхүм була. Бүгенге көндә биш баласы исән-сау, һәрберсенең үз гаиләсе. Ике улы Удмуртиядә Лензаводта яши, олы кызы Краснодарда, кечесе Ижевскийда. Анна түти уртанчы кызы Клавдия Ивановна Кидаланиева карамагында. Клавдия Ивановна 1974 елда Киров якларына китә. Әнисен тәрбияләү өчен, 2007 елда кире туган авылына кайта. 1970-74 елларда "Азьлане" газетасын чыгаруда катнаша, типографиядә эшли. Данлы газетабыз тарихында аның да хезмәте ярылып ята.

Анна Степановна үзе Иван Константинович Павловка кияүгә чыга. Иван дәдәй сугышка кадәр дә, аннан соң да укытучы булып эшли, ул Арча педучилищесын тәмамлаган була. Сугышта да катнаша, 1939 елда ук алына һәм 1946 елда гына әйләнеп кайта.
Анна Степановнадан кала Иске Көшкәт авылының иң өлкән кешеләре:
Мария Кузьминична Соловьева (1920);
Перт Иванович Карабаев (1925)
Вера Трофимовна Туганашева(1925);
Гликерия Самсонова (1928);
Марина Бегашева (1929);
Герман Савельев (1930);
Мария Карабаева(1939).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250