Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Көшкәт - Герой авылы

Иске Көшкәт авылы – районыбыздагы, нигездә, удмуртлар яши торган авылларның иң борынгыларыннан берсе. Галимнәр аның 15нче гасырда ук барлыкка килгән булу ихтималын әйтә.

Тарихи белешмә

Иске Көшкәт авылы – районыбыздагы, нигездә, удмуртлар яши торган авылларның иң борынгыларыннан берсе. Галимнәр аның 15нче гасырда ук барлыкка килгән булу ихтималын әйтә. Авылның исеме аның яныннан ага торган Көшкәт елгасы исемен кабатлый.

Иске Көшкәт авылының 208 ир-егете Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшә. Аларның 120се яуда ятып кала.

Бүгенге көндә Иске Көшкәт авылында 50 хуҗалыкта 170 кеше яши. Халыкның күпчелеге «Яңа тормыш» җәмгыятендә эшли, үз хуҗалыгында күп итеп терлек асрый.

Иске Көшкәт Россия Герое Олег Исаевның, шулай ук Удмуртия Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Петр Даниловның туган авылы.

Хезмәт сөючән халык

– Тормышларыбыз яхшы, колхоз эшләгән кешегә акчасын, дәүләт өлкәннәргә пенсиясен вакытында биреп бара, – диләр авыл апалары.

Авылдагы дуңгызчылык комплексы бик күпләрне эшле итә. Хезмәт сөйгән кешегә эш бар, ди биредә хезмәт куючылар. Шул ук вакытта төп эшләре белән генә чикләнеп калмыйча, иске көшкәтлеләр мал-туарны да күпләп асрый. Әлеге авылда мөгезле эре терлек саны гомуми 141 баш булса, шулар арасыннан сөтлебикәләр саны җиде дистәдән артык. Мал асрап, аннан өстәмә керем алучылар сөт бәяләренең үзкыйммәтен югалтмый, югары булуын һәм авыр хезмәтнең тиешенчә бәяләнүен генә тели.

Мәктәп бетсә, авыл бетә дияргә яратабыз. Ә Иске Көшкәттә мәктәпнең киләчәге бармы, туучылар саны ничек? Бу нисбәттән, авылда мәктәп яшендәге 19 бала бар. 11 укучы Урта Көшкәт мәктәбенә йөреп укыса, 8е Иске Көшкәт мәктәбендә белем ала. Бүгенге көндә 8 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Алар Яңгул балалар бакчасына йөри икән.

Авылда нигездә барлык социаль биналар да иске, араларында күчереп салынганнары да бар. Әмма аларда халык өчен, туган авылы халкы өчен тырышып, җиң сызганып эшләгән хезмәткәрләрне күрү соклану хисләре уята.

Төзек, матур хуҗалыклар белән яшәүчеләр дә шактый биредә. Авылның горурлыгы булган күркәм гаиләләре дә бар. Ә иң мөһиме, Иске Көшкәттә тырыш, бердәм халык яши. Ә андыйлар тормыш авырлыклары алдында югалып калмый, һәрчак үз юлын таба, үз фикерен башкаларга җиткерә белә.

Халык мәхәббәтен яулаган Петя

1980-1990 елларда Балтачка килеп «Петя да матур, кызлар да матур», дип җырлап йөргән Петр Германович та Иске Көшкәт авылыннан.

Соңгы елларда Петя яши торган йортның начар хәлдә булуы, ярдәм кирәклеге хакында интернет челтәрендә язма дөнья күргәч, булышырга теләк белдерүчеләр күп булып чыкты. Хәзерге вакытта йорт эче ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән. Ак итеп агарткан мич, тышланган диварлар һәм түшәм, суыткыч, газ плитәсе, тәрәзәдә пәрдәләр. Петя үзе дә бик канәгать, радиодан җырлар тыңлап, тормышына шөкер итеп яшәп ята. Телевизорын эшләтергә дә өйрәнгән. Ул йортына  ремонт ясаучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәтле булуын әйтә. Хәзер биредә бар да тәртип, мич төтенләми, ярыклардан җил өрми, кышка утын әзерләнгән. Болар барысы да социаль хезмәткәр Римма Павлова һәм аның ире Сергей тырышлыгы белән эшләнгән. Аларга үз карамагында булганнарга карата кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәт өчен зур рәхмәт. Авыл халкы Сизнер авылыннан мичче Виталий Тарасовка һәм Чепьядан Валера Денисовка аерым рәхмәт җиткерә.

Ринат Зарипов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев