Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Көшкәттә туган авылы өчен җан аткан, тырыш, бердәм халык яши

Авылдагы хәлләрне беләсең килсә, кибеткә кереп чыгу да җитә. Иске Көшкәт авылына "Хезмәт десанты" белән баргач, без дә шулай иттек.

Кибеткә килеп керсәк су буе чират. Ипи килгән вакыт икән. Чират торган арада авыл апалары белән әңгәмә дә корып алдык. Халыкның кәефе шәп.

- Тормышларыбыз яхшы, колхоз эшләгән кешегә акчасын, дәүләт өлкәннәргә пенсиясен вакытында биреп бара. Яшьләр күп булмаса да авылда кала, - диләр апалар.
- Авылыбызда эшләп килүче дуңгызчылык коплексы гына да ничә кешене эшле итә бит. Хезмәт сөйгән кешегә эш бар дип әйтүем, - дип сүзгә кушыла 40 ел ел фермада хезмәт куйган, "Яңа тормыш" җәмгыяте алдынгысы Антонида Клейманова.

Авылдагыларның күбесе җәмгыятьтә эшли икән. Берничә ир-егет кенә читкә чыгып шабашкада эшли, диделәр.

Без килгән көнне Геройлар көне уңаеннан, клубта кичә буласы иде. Клуб мөдире Светлана Щербакованың хәзерлек эшләре белән йөргән чакта күреп сөйләштек.

- Безнең авылда бердәм, дус, тату халык яши. Эчеп, ямьсезләнеп йөрүчеләр дә юк. Тырышып эшлибез, бәйрәмнәрне дә бергәләп күңелле итеп уздырабыз. Бәйрәмгә бер генә гаилә дә буш кул белән килми.
- Әллә матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләрегез юкмы?
- Бездә эшмәкәрләр юк, кибет хуҗасы Зоя Колоколова гына Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен 500 сум бирә. Калганына җәмгыять ярдәм итә. Ул гына бетмәсен инде, дип телибез. Бер генә гозеребезне дә кире какмый. Быел концерт костюмнары тектерергә матди ярдәм күрсәтте. Рәхмәт җитәкчебезгә. Менә быел беренче тапкыр "Авыл көне"н үткәрдек. Монда да иң зур терәгебез "Яңа тормыш" җәмгыяте булды. Шулай ук мәктәп коллективы да безнең иң зур терәгебез, чөнки бер генә чара да алар катнашыннан башка үтми, - ди Зоя Петровна.

Мәктәп бетсә, авыл бетә дияргә яратабыз. Ә Иске Көшкәттә мәктәпнең киләчәге бармы, туучылар саны ничек икән дигән сораулар белән белем йортына үттек. Биредә тәнәфес вакыты иде.
- Светлана Ивановна укуда булу сәбәпле, барлык укучыларны да үзем генә укытам, - ди Светлана Карабаева.
Авылда мәктәп яшендә барлыгы алты бала бар икән.
- Бигрәк аз шул, туучылар саны ничегрәк? - дим.
- Туучылар саны бераз артты. Бүгенге көндә 14 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Безнең исәп белән 2020 елга кадәр мәктәпкә укырга керүче балалар бар әле, - ди укытучы.

Әмма быел уку елы тәмамлану белән мәктәпне ябалар икән дигән хәбәр әти-әниләрне борчуга салган. Моңа юл куймаска иде, инде җитәкчелеккә хат та яздык, уңай якка гына чишелеш тапса ярар иде, диләр алар.

Авылда яшәүче халык санына карасаң, балаларның тууы да, мәктәп, бакча яшендәге балалар саны да начар түгел биредә. Бүгенге көндә 3 бала Урта Көшкәт, 8е Яңгул балалар бакчасына йөри икән.

Авылда барлык социаль биналар да иске, күпчелеге күчереп салынган. Әмма аларда да халык өчен, туган авылы халкы өчен тырышып, җиң сызганып эшләгән хезмәткәрләрне күрү бездә соклану хисләре уятты. Иске көшкәтлеләр "киләчәктә бәлки безнең авылда да кечкенә генә булса да, шушы биналарны берләштергән күпфункцияле үзәк төзелмәс микән", дип өметләнә.

- Барысы да яхшымыни соң, әллә бер генә проблемагыз да юкмыни? - дим.
- Безне иң борчыганы - чүп түгү мәсьәләсе. Бигрәк тә язын территорияләрне чистарткач, чүп күп җыела. Кая куярга белми тилмерәбез. Чүпне Чепьядан килеп җыялар икән дигән хәбәр таралган иде, аннан да килмиләр. Авылыбыздагы берничә чишмә дә ташландык хәлдә, аларны да төзекләндерәсе бар, - диделәр.

Башка җирлекләрдәге кебек үзара салым акчасына авыл урамнарына таш түши башлаганнар. Төзек, матур хуҗалыклар белән яшәүчеләр дә шактый биредә. Авылның горурлыгы булган күркәм гаиләләре дә бар. Ә иң мөһиме, Иске Көшкәттә туган авылы өчен җан аткан, тырыш, бердәм халык яши. Ә андыйлар тормыш авырлыклары алдында югалып калмый, һәрчак үз юлын таба, үз фикерен башкаларга җиткерә белә.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250