Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Салавыч авылында Бөек Җиңү көненә карата тантаналы митинг үткәрелде (+фото)

Митингны авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин ачып җибәрде.

Салавыч авылында һәйкәл каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды.

Быел бик күпләр сугышта катнашкан я һәлак булган бабалары, әтиләре фоторәсемнәрен алып килеп, "Үлемсез полк" сафларында тулы бер колонна булып үзәктән үттеләр.

Салавычлыларны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да килгән иде. Мәктәп укучылары исә өлкәннәр хөрмәтенә әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим итте. Аннары бер минут тынлык белән Ватан сугышы корбаннары искә алынды.

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр, венок салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250