Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истә тотыгыз, 14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

2020 елның 14 декабрендә 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясендә һәм аның территориаль органнарында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: (84366) 3-28-79, 3-28-93. Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру.

2. Кулланучылар хокукларын тормышка ашыру, тәэмин итү һәм яклау буенча чараларны тормышка ашыру.

3. Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

4. Алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү.

5. Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, белешмәләрне, декларацияләрне, башка документларны юридик зат төземичә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үз вакытында һәм дөрес итеп тапшырылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кабул итү көне