Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истәлекле көн яки... (+фото)

10 июль көнне без "Фикердәш"ләр Казанга барып, зоопаркта һәм "Туган авылым"да булдык.

Иң беренче зоопаркка кердек. Биредә нинди генә матур кошлар юк. Кошларның моңлы сайрауларын тыңлау үзе рәхәт, телгә оста тутый кошлар да сәләм биреп калалар. Ап-ак дөя, поши, боланнар җәйге саф һавада иркенләп ял итәләр. Агачтан-агачка сикереп, шаярып, бер-берсен куышып, уйнаган маймыларны елмаеп карап үтәбез. Яныбызга йөгереп килгән страусны читлектән кызыксынып күзәттек. Серле генә карап торган ап-ак төнге ябалакны да беренче тапкыр күреп сокландык. Зоопарктан чыгып барганда ак аю янында туктап фотоларга төштек.

Юлыбызны дәвам итеп "Туган авылым"га килеп җиттек. Киң итеп ачылган зур капкадан килеп керүгә үк таң калдык. Мондагы чәчәкләргә күмелеп утырган искиткеч гүзәллектән күңелебез сихри матурлыка уралды.Чәчәкләргә төрелеп ясалган сыннарга тыныч кына карап утыру мөмкин түгел иде, һәрберебез аерым үзенчә матур итеп фотоларга төшеп калырга ашыкты.

Шәһәр эчендә бик зур булмаган, ерактан ук үзенең бизәлеше белән тартып торган "Туган авылым "нан иркенләп ял итеп, күтәренке кәефләр белән кайтуыбыз бу көннең якты истәлеге булып күңелебездә озак сакланыр әле. Шушы сәяхәтне оештырып җибәрүдә ярдәм иткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, социаль яклау узәге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага һәм аның хезмәткәрләренә, "ХЭС" оешмасы җитәкчесе Фәһим Сибәгатуллинга, спонсорлык ярдәме күрсәткән Валентина Ефимовага зур рәхмәтебезне белдерәбез.Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телибез.

Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы