Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗтимагый Совет утырышы ни сәбәпле “Романтик”та узган? (+фоторепортаж)

29 июнь көнне "Романтик" лагеры базасында район Иҗтимагый советының күчмә утырышы булды.

Утырышның әлеге лагерь базасында узуы юкка түгел. Көн тәртибендә лагерьда балаларның җәйге ялы тиешле дәрәҗәдә планлаштырылганмы, уңайлы шартлар тудырылганмы, нинди проблемалар бар, аларны ни рәвешле чишеп була кебек сораулар каралды.

"Романтик" сәламәтләндерү лагерында җәй буена 330 бала ял итәр дип көтелә. Бүгенге көндә анда икенче смена җыелган. Балаларның йөзендә канәгатьлек чагыла. Алар өчен туган як тарихын өйрәнү, сәламәтлекне ныгыту, наркотиклар белән көрәш, антитеррорга багышланган чаралар уздырыла. Зур итеп эшләнгән клуб бинасында фикер алышулар, концертлар, төрле очрашулар үтә.

Әлеге оешканлыкны, системаны җайга салу өчен күп көч кергәнлеге сизелә. Проблемалар да юк түгел. Моны җитәкчеләр үзләре дә аңлый. Кадрлар туплау мәсьәләсе аеруча четерекле. "Кадрлар туплаудан кала артык зур проблемаларыбыз юк. Башка елларда Арча педогогик көллияте студентлары монда эшләргә кайта иде. Быел аларның уку системасы үзгәрде. Аннан студентлар үзләре дә вожатый булырга атлыгып тормый. Бу эш зур җаваплылык сорый бит. Ашханәдә пешекчеләр туплау мәктәпләр белән хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Продукция белән тоткарлыклар юк, шунысы яхшы. Быел куелган таләпләргә һәм нормативларга да үзгәреш керде, шуңа бәйле кимчелекләрне төзәтеп бетерәсе генә калды", - ди "Романтик" лагеры җитәкчесе Нурзада Сәмигуллин.

Лагерьда куркынычсызлык системасы да җайга салынган. 4 кешедән торган сак хезмәте тәүлек дәвамында эшли, алар махсус җайланмалар белән тәэмин ителгән. Шулай ук биредә видеокүзәтү бар, саклык төймәләре дә урнаштырылган. Килүче-китүчеләрне терки торган журнал да булдырганнар. Сак хезмәте өчен җаваплы Фаил Карипов: "Әти-әниләр, туганнар килүне дә җайга салырга уйлыйбыз, бәлкем киләчәктә бу билгеле бер вакытта булыр. Балаларның урманга, күлгә кермәвен дә сак хезмәткәрләре контрольли. Тәртип бозган очракта, балалар белән аңлату эшләре алып барабыз, ә инде алай да үзгәреш булмаса, өйләренә кайтарып җибәрү дә мөмкин. Капка янына керүче-китүчеләрне исәпкә алу өчен, КПП урнаштыру теләге бар, киләчәктә шушы юнәлештә дә эшләргә планлаштырабыз. Көн саен террор очрагы хакында ишетеп торабыз, шуңа да балаларның куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә оештыру мөһим", - диде.

Балалар җәйге ялны аеруча көтеп ала. Район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова да бу хакта әйтеп үтте. Лагерьга чират зур, урыннарыбыз гына чикле, диде ул. Һәм "Романтик"ның ел саен сменалар туплый алуы, хезмәткәрләр җәлеп иүте бердәм тырыш эш нәтиҗәсе, киләчәктә дә эшне шулай дәвам итү кирәк дип ассызыклады.

Иҗтимагый совет лагерьның эшеннән канәгать калды. Совет әгъзалары Эмиль Гариповның балалар өчен спорт мәйданчыгы булдыру идеясе белән килеште. Шулай ук кечкенәрәк балалар өчен мәйданчыклар булса да, комачау итмәс иде, дигән фикер хупланды.

Авыр уку елыннан соң лагерьда ял итү балачакның иң якты хатирәсе булып озак елларга сакланып кала. "Романтик" лагерын яшь буын ярата, теләп йөри, шуңа да аның эшчәнлеген югары дәрәҗәдә көйләү зур җаваплылык сорый. Бу җаваплылык әти-әниләрдән дә, җитәкчеләрдән дә сорала. Иҗтимагый совет әгъзалары лагерьның проблемаларын чишүдә һәм әлеге утырышта әйтелгән теләк-тәкъдимнәрне чынга ашыруда ярдәм итәргә сүз бирде.


Ландыш Гарифуллина,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250