Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җитәкченең куйган хезмәтләре республика һәм район, “Таттрансгаз” идарәсе җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә

Районны табигый газ белән тәэмин итүдә Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемне йөртүче Наил Хөснетдиновның өлеше гаять тә зур.

Наил Салихович үзебезнең район кешесе ул, кечкенәдән үк авыр хезмәтне күреп-белеп-татып үсә, мәктәп елларыннан ук төзелеш эшләрендә катнаша. Төньяк флотта үзенең Ватан алдындагы бурычын үти – су асты көймәсендә ил чиген саклый. Армия хезмәтеннән соң Наил Хөснетдинов Казан заводларында эшләп хезмәт чыныгуы ала.

Алдынгы карашлы, заман белән бергә атлап, һәрбер яңалыкка ирешеп баручы үҗәт холыклы Наил Хөснетдинов “Балтач газы” идарәсе җитәкчесе булып 1983-2012 елларда эшли. Килеп туган һәрбер проблемага тиешенчә игътибар бирүче, йомыш белән килгән кешенең гозерен ахырынача тыңлап, көченнән килгәнчә ярдәм итүче, базадагы объектларда хезмәт шартлары турында даими кайгыртып торучы җитәкче була ул. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә идарәдә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Кадрлар белән эшләүгә, коллективны яшь белгечләр белән тулыландыруга, газ системаларында эшләү тәртипләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Наил Хөснетдиновның куйган хезмәтләре республика һәм район, “Таттрансгаз” идарәсе җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә,  күптапкырлар Мактау таныклыклары, истәлекле бүләкләргә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев