Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җитмеш яшьне... «ияр»дә яки Сәйдәш абый феномены

Өчнең берсе Хезмәт юлын баш инженер булып башлаган сирәкләрнең берсе ул. Бу турыда сүз чыккач үзе: "Әй, ул заманда югары белемле кешеләр сирәк бит. Районда шундый өченче инженер булдым.

Безне югары белемле булган өчен генә баш белгеч итеп куйдылар. Практиклар заманы иде бит. Менә аларны инде сәләтенә, техниканы белүенә, тәҗрибәсенә карап, сайлап алганнар. Мин эшли башлаганда Салавычта Кәбир абый Хәйруллин, Яңгулда Гыйльван абый Каюмов, Субашта Борис абый Вафиннар баш инженер булып эшли иде. Алардан без бик күпкә өйрәндек", - дисә дә, дүрт-биш елдан инде аны тикмәгә генә, дипломына карап кына, рәис итеп куймаганнарын чамалап була. Әле бит ул еллар эчендә армия хезмәтендә дә булырга өлгерә. Димәк, барлы-юклы ике-өч елда үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә алган. Менә шул еллардан - үткән гасырның җитмешенче елларыннан бүгенгәчә уңышлы җитәкчелек итәргә көч-куәт биргәндер дә, мөгаен, әнә шул сәләт дигәннәре. 42 еллык җитәкчелек стажы булган, 70 яшен дә "ияр"дә каршылаган тагын кем дә булса бармы икән районда? Инженерлыкка өстәп, икътисадчылыкны да югары белемле белгечләрдән калышмаслык, алай гына да түгел, алар белән аяк терәп тартышырлык дәрәҗәдә үзләштерүче дә юк дип беләм. Кызык, әмма хак: Сәйдәш абый белән бер генә сөйләшсәң дә, иң элек ул нәкъ менә икътисадчы булып күзаллана. Саллы дәлилләре, анализлары булган, көчле икътисадчы булып. Бу аның элек тә, хәзер дә башкалардан аерып торучы үзенчәлеге булды, тикмәгә генә үзен туксанынчы еллар азагында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына нәкъ менә шушы юнәлеш буенча урынбасар итеп чакырмадылар ләбаса.
Янәшәңдә кем?
- Һәр председатель өчен экономика, экономик анализ гомер-гомергә беренче урында торган мәҗбүрият булды, шулай булырга тиеш тә, - ди Сәйдәш абый, бу сыйфатының да гап-гадәти әйбер булуын дәлилләргә тырышып. - Мин күп еллар Рәхимулла Хәкимуллин белән эшләдем. Ул баш бухгалтер булганда, бернинди проблема булмады. Менә ул пенсиягә киткәч, бухгалтериянең, икътисадның нәрсә икәнен өйрәттеләр миңа! Шуны гына әйтәсем килә: җитәкче янында көчле белгеч булса, аңа әле "эчкә үк" кермәсә дә була...

- Сарыкчылык та санарга өйрәтте бугай инде сезне...
- Мин эшли башлаганда колхозда 312 сыер, 1600 баш сарык бар иде. Бер-ике ел үтүгә, районнан килеп, безгә, "Труд" һәм "Кама"га сарыкчылык буенча специальләшәсез дип, алтын таулары вәгъдә итеп киттеләр. Тиз арада маллар кайтардылар. Сарыкчылык буенча начар эшләмәдек. Аның белән дә экономияле эшләп булганын күрсәтә алдык. Мин әле дә их, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 1000 баш сарык булса иде дип карап йөрим. Сарык бит ул 6 ай бушка ашап йөри торган хайван. Ә бездә чүп-чар басып бара торган ерганаклар бик күп, менә дигән көтүлекләр булыр иде...
- Рәис булып эшләгәндә елларның төрлесен күргәнсездер. Ник риза булдым икән, дип үкенгән чакларыгыз булдымы? - дип, Сәйдәш абыйга чираттагы сорауларымны бирәм.
- Үкендеңме дип... Җитәкчелектә бит беркемне дә мәҗбүри тотмыйлар. Ник риза булдым дисең икән, үкенәсең икән, тотасың да китәсең, беркем каршы килми... (нәкъ Сәйдәш абыйча җавап бу! - Г.Г.) - ди ул. - Ә беренче сорауга килгәндә, һәр чорның үз авырлыгы, үз плюсләре инде аның. Менә берничәсе генә. Әйтик, мин эшли башлаган елларда мәҗбүри план үтәү дигән әйбер бар иде. Ашлыгың бармы-юкмы, терлегеңә каламы-юкмы, анда беркемнең эше юк, ашлыкны дәүләткә тапшырасы. Әмма шул ук вакытта сөтнең бер литры 14 тиен, ә ягулык майлау-материаллары 5 тиен иде. Бәяләрнең пропорциясе авыл кешесе файдасына иде диюем. Ә соңрак 1 литр ягулык алу өчен 2-3 литр сөт биргән чаклар да булды. Элек бар нәрсәне алдан планлаштырып эшләп була, бүген моны эшлим, иртәгә тегесен дип күзалласаң, хәзер бу метод эшләми, аның каравы, өстән бернинди диктат юк. Теге елларда безнең белән беренче урында Аллаһы Тәгалә идарә итсә, икенче урында Фонд дигән көч идарә итә иде. Бу сиңа елга ике трактор тиеш икән, сиңа башка берне дә бирмиләр һәм акчаң булса да, булмаса да ала алмыйсың дигән сүз. Аяк-кулларны шактый богаулый торган әйбер иде ул. Бүген акчаң гына булсын! Сиңа беркем, бернәрсәне мәҗбүри такмый. Эшлә, тап, оештыр гына... Ул чорда технология, агротехника бик көчле иде. Ашлама буш заманда аларны күп итеп кулланырга өйрәндек тә, әлеге сыналган технология, агротехниканы оныттык. Их, менә бүген бик тә әйбәт булыр иде ул... Бик кире кайтарыр идек тә, онытылган.

Зарланып әйтүе түгел Сәйдәш абыйның. Үткәнне сагынудан, коры аһ-зарлардан гына бернәрсә дә үзгәрмәсен тормыш үзе аңлаткан инде аңа. "Яшь чакта без дә зарланганбыздыр инде", - дисә дә, бүген дә сүз авыллар, бигрәк тә кече авыллар турында барса, тәҗрибә белән килгән сабырлык дигәнең онытыла, йөрәктәге бунтарьлык бәреп чыга... Аңлап та була, ике икең дүрт кебек ап-ачык булган әйберне аңламаганга сабышып, ил күләмендә кече авылларны юк итү сәясәте барганга йөрәге авырта аксакалның. Үзе дә шундый авылларның берсе - Пүскән егете бит ул.

- Соң, уйлап кына карагыз, 300 еллык тарихы булган Нормабашның үз гомерендә асфальт юл күргәне юк. Ә район үзәген ел саен яңарталар. Мин аңлыйм, үзәк инде ул үзәк, әмма кечкенә авылларны һичъюгы зур авыллар дәрәҗәсенә җиткерергә иде. Ил башлыкларының нәрсәдер үзгәрткәнен көтеп утырсак, без күп нәрсәне югалтачакбыз. Мин районда чираттан һәр авылны карыйк дим, акча югын да аңлыйм... Элек бит колхозлар аша тикмәгә генә һәр авылда кибет, клуб, мәктәп салдыртмадылар. Безнең буын җитәкчеләре төзеткән бу биналар берәм-берәм ябыла бара. Бүген безнең Пүскәндә җыелып сөйләшер өчен урын юк, ярый әле мәчет бар... Ветераннарга төзелә торган өйләр авылларны яңартуга бик зур өлеш кертә ала иде, кызганычка, аларның бик күпчелеге, оныклар теләге буенча, Балтачка салынды. Әби мескен үләргә авылда калды, ә яшьләр үзәккә күчте. Авылларда әле эш тә бар, юкса... - дип аптырый ул. Аптырап кына калмый, эшлекле тәкъдимнәрен үзе катнашкан һәр җыелышта, утырышта, сессиядә әйтергә, карар өлешенә керттерергә тырыша. Тыңларлык итеп, фикеренә колак салырлык итеп әйтә. Тәҗрибәсе, Сәйдәш феномены дигән әйбер дә роль уйнамый калмый, билгеле.
Мондый "тыл" булганда
Килешәсездер, әллә нинди сәләтләре булса да, янәшәсендә аны аңлый, һәр яктан ярдәм итә торган "тылы" - гаиләсе булмаса, дүрт дистә елдан артык "ияр"дә кала алмас иде Сәйдәш абый. Әле бит җитәкчелектә дә шактый югары күтәрелгән еллары булды: Мамадышта башкарма комитет җитәкчесе, министр урынбасары... Хезмәтенә күрә хөрмәте дә саллы: "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Почет билгесе" ордены, "Казанның 1000 еллыгы истәлек медале", "Фидакәрь хезмәт өчен" медале иясе.

Лаеклы ялга чыккач та, тик тормый Сәйдәш Мәгъсүмович: үзенең ширкәтен булдырып, 50гә якын кешене эшле итә. Җәмәгате, шәфкать туташы булып, шулай ук бик күпләргә игелек күрсәткән Фәридә апа белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, югары белем бирәләр. Бүген барысының үз тормышы, әти-әниләрен унбер онык белән сөендергәннәр. Әтисе эшләгән хуҗалыкта җитәкчелекне дәвам итүче, бүген гади дә, эшлекле дә булып танылып килүче Булатка кемнән киңәш сорарга, кемнән үрнәк алырга дип баш ватасы юк - барысы да янәшәдә. "Сәйдәш феномены дәвам итә" дип әйтерлек булсын өчен тырышасы да, тырышасы гына.
Дустың булса, шундый булсын
Сәйдәш Мәгъсүмовичны мин кырык еллап беләм. Заманында ул да инженер, мин дә инженер идек, ул да председатель, мин дә председатель булдык... Ул бераз алдарак кына йөрде. Аның миңа ошый торган сыйфатлары шактый: беренчедән, ачу саклый белми, икенчедән, гомер буе җитәкче булса да, авылда яшәүче һәр ир-ат белергә тиешле барлык эшләрне эшли белде һәм эшләде. Бүген үгез суярга куш - суя, өй күтәрәм дисәң, балтасын күтәреп килеп, бер башына тотына... Ялагайлануны да белмәде, гомер буе турыдан, дөресен әйтергә яратты. Кимчелегеңне дә артыңда түгел, үзеңә бәреп әйтә, әле ничек төзәтергә икәнен дә күрсәтә. Без аның белән бик күп аралаштык, күп фикерләштек, әле дә аралашабыз. Үзе әйткәндәй, еш кына "баррикада"ның төрле якларында булсак та, аның белән уртак фикергә килергә була. Үзенең хаклыгын исбатлый белгән кебек, ул синең фикерне дә тыңлый, колак сала белә. Кыскасы, иң шәп дус. Дустың булса, шундый булсын, дия торганы. Әле көч-куәте, энергиясе сокланырлык, безне, якыннарын, гаиләсен сөендереп, яшәсен дә, яшәсен!
Наил МӨХӘММӘТГАЛИЕВ,
"Маяк" хуҗалыгының элекке җитәкчесе.

Менә дигән фикердәш
Без аның белән күп еллар янәшә ике хуҗалыкта - күршеләр булып эшләдек. Матур эшләдек, аңлашып эшләдек. Фикер-киңәш сорарга Сәйдәш Мәгъсүмович бик җайлы кеше иде. Гел алга, яңалыкка омтылып эшләде, тәвәккәлли дә белде, белемле булуы, эшне акыл белән оештыра белүе белән дә безгә һәрчак үрнәк булды. Кайсы яктан гына карасаң да, ул чын мәгънәсендә бар булмышы белән җитәкче кеше. Председательләр арасында авторитеты зур булды, район җитәкчелеге дә аның фикере белән исәпләште, гадилеге белән халыкның да ихтирамын яулый алды. Әле дә элемтәләр өзелмәде, аз гына сырхаулап китсәң дә, иң беренче булып Сәйдәш Мәгъсүмович хәл белергә килеп җитә. Гомере буе кайнап яшәде, әле дә барыбызны сокландыра. Мин ихлас күңелемнән аны матур юбилее белән котлыйм, хәерле гомер, нык сәламәтлек, бәхетле, имин картлык телим.
Хәкимулла СИБӘГАТУЛЛИН,
"Сорнай" хуҗалыгының элекке җитәкчесе.
Булдыклы кеше
Сәйдәш турында ике сүз белән "булдыклы кеше" дип булыр иде. Урта мәктәп тәмамлауга, математика укыткан (ә ул мәктәптә бик яхшы математик була), аннан беренчеләрдән булып районга кайткан югары белемле инженер буларак, бик шәп баш белгеч. Ул елларда районда бар яңалыкны шушы хуҗалыктан өйрәнделәр. Колхоз җитәкчесе булгач та, фикерләү сәләтенең бик көчле булуы, тирән белеме белән аерылып торды. Турыдан бәреп сөйләшсә дә, дорфа булмады, кешеләр белән аңлаша, аңлата белде. Сүзендә тора белгәнгә, халык та бик яратты үзен. Бик яхшы оештыручы, киң пландагы җитәкче иде, шуңа да, кайда гына эшләсә дә, эше гөрләп барды. Ул зарланып, үпкәләп утыра торган кеше түгел, бик көчле характерлы, гел алга карап эшли белде. Әле бит Сәйдәш Мәгъсүмович бер дигән финансист та. Ул безнең кебек, башка председательләр кебек счет төймәсен тартып утырмады. Ул чорда логорифм линейкасыннан гына хисап ясый белгән башка кешене, җитәкчене күргәнем булмады. Чын мәгънәсендә уникаль җитәкче, үзенчәлекле кеше. 70 яшьлеге белән котлап, куйган хезмәтләренең әҗерен күрергә язсын, балаларының, оныкларының игелеген күреп, җәмәгате Фәридә ханым белән тигез, имин яшәсеннәр дип телим.
Дамир ХӘБИБРАХМАНОВ,
совет, хуҗалык эшлеклесе
Үзе үрнәк күрсәтте
Мин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән чакта, без яшь белгеч Сәйдәш Исрафилов дигән егетне, күрсәткечләре белән бик мактана алмаган Тимирязев исемендәге колхозга рәис итеп куйдык. Баш инженер булып эшләгәндә үк күзәтеп йөрдек, чөнки эшләргә, өйрәнергә омтылышы бар, инициативалы егет, механизаторлар белән дә уртак тел тапты, аларга эшне дә куша, өйрәтә, үтәлешен контрольгә дә ала белә... Ватылып-нитеп китсәләр, пычранам дип куркып тормый, булышырга тотына. Рәис итеп куйгач, өметләребезне артыгы белән аклады Сәйдәш Мәгъсүмович. Кешеләрне эшләтә дә, тыңлата да белде. Үзе дә башкалар гозеренә сак карады, аңларга, булышырга тырышты. Сарыкчылык буенча специальләшкәч тә, яңалыкны тиз үзләштерде, районда гына түгел, республикада макталды. Кимчелекләрен яшерә белмәде, әйткәнне кабул итте, төзәтергә тырышты. Гомере буе булдырам дип эшләде һәм булдырды да... Юбилее уңаеннан да иң изге теләкләр үзенә!
Илдус НИГЪМӘТУЛЛИН,
совет, партия эше ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев