Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иван да Мария алар хәзер Ваня белән Миләүшә (дәвамы)

«Балаларның үз әти-әнисе исәнме?» дип сорамый калалмадым, чөнки шушындый сөйкемле, нурлы йөзле, ягымлы сабыйларны ничек язмыш кочагына калдырып булсын инде дип уйладым.

– Исән, – дип тетрәндерде Фирдания апа. – Эзләп таптык без аларны, кирәк булгач. Дәүләт бит балаларга өйләр салып бирә хәзер, безнекеләргә дә булмас микән дип артыннан йөреп алган идек. Әниләре Яшел Үзәндә яши. Бардык, күрдек. Шундый матур җирдә туган балалар икән безнең ул-кызыбыз, – ул Идел буйлары, елга буйлап ак пароход килә... Әтисен дә таптык. Әнисен никахка да дәштек әле, рәхмәт, кайтты, чәчәк шикелле итеп киенгән, бик күркәм ханым. Миләүшә хәйран гына әнисе белән аралашып яшәде әле, тыймадым, тапкан ана бит, тик соңыннан, никтер, туктады. Иван бөтенләй аралашмый.

– Туйда улын күреп, бу Иванмы дип сорады-соравын, – ди Николай абый. – Мин тезләнер идем, гафу ит, улым диеп... Рәхмәт тә әйтмәде хәтта.

– Нишләп әйтмәсен, – дип яклый тапкан ананы Фирдания апа. – Яннарыма килеп, кочаклап алып, ике битемнән дә үпте, мин аның бу гамәлен безгә карата рәхмәте дип кабул иттем.

Коля абый балаларын өзелеп ярата. Яратмыйча, кайтуга ук үзенә эләккән сабыйлар бит алар. Тормыш шундый борылыш ала, Фирдания апаны көтмәгәндә хастаханәгә салалар. Коля абый балаларны юындыра, киендерә. Ахыр чиктә Фирдания апага шалтырата: “Минем кан басымым иң югары ноктага җитте, сабырлыклар бетте, кайт, әйдә,” ди. Әмма хатын чирләде дип балаларны кире тапшыру яклы булмый ул. Ничек тә аларны кыргыйлыктан чыгарырга, тормыш яме бүләк итәргә тырыша. Ул тормыш яме бергәләшеп түр якта гармун моңнары яңгыратканда да, Фирдания апа пешергән тәмле камыр ризыкларыннан авыз иткәндә дә, сәхнәләрдә бергәләшеп чыгыш ясаганда чагылыш таба. Бервакыт Фирдания апага спектакльдә бер генә рольне башкарырга кеше кирәк кала. Ялынып карый бер егеткә, ризалата алмый. ”Ник синең Иваның бар бит, чакыр шуны”, диләр аңа. Инде болай да компьютер эшләрен дә, бәрәңге әрчүләр, су алып кайтулар, күршегә йомышка керүләрне дә Иванга йөкләгән ана, тыңлар микән, дип борчуга кала. Тыңлый Иван, рольне өйрәнә, тамашачы аны алкышлар белән каршы ала, (соң, авыл халкының мәһабәтен яулаган сөйкемле Иван ләбаса ул!), иң әйбәт уйнаганы да Иван булды дигән булалар авылдашлары да. Иванга хәзер 18 яшь, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк, дисәк тә ялгышмабыз. Төзелеш эшләренә дә кулы ятып тора. “Активист” хуҗалыгында быел язгы чәчүдә дә эшләгән. Бүгенге көндә Норма һөнәр лицеенда белем ала. Әти-әнисе Саба колледжына бар дип карый, тик “мондагы укытучыларны бик ошатам шул”, дип ерак китми. “Аеруча да остазлары Дамир Шаһиев белән Рәйхан Низамовны якын итә”, ди Фирдания апа. Армиягә дә барырга җыена икән. Еш кына Чепьядагы “Наз” тернәкләндерү үзәгенә концерт куярга баралар, биредә Иван җырлый, ял итүчеләр аның килүен зарыгып көтеп ала. Миләүшә дә әлеге лицейны тәмамлый, пешекче һөнәрен үзләштерә. Аның пешергән тортларын, чисталыгын-пөхтәлеген әти-әнисе мактап туялмый.

...Хәзер иркен сулап сөйләшергә була инде. Югыйсә, әлеге ике баланы тәрбиягә алгачтын хастаханә юлларын аз таптамады алар. Иванны педиатр тикшергән, медкарточкасын укыган саен “ууу, монда.., дип кенә торды, нәрсә булгандыр инде анда”, диләр. Шифаханәләргә еш барырга туры килә. Миләүшәсе кинәт кенә аяксыз кала. Норма поликлиникасына алып баргач, табиб Альфир Йосыпов икенче катка күтәреп менде үзен, диләр. Ул чактагы педиатр Гөлзада Корнилова бик нык дәвалап, аякка бастыра баланы.

... Иванның кайтканын көтеп тормадым, киттем. «Әти белән әни бик яхшы кешеләр», дип әйтәсен болай да беләм. Әнә бит, “үзебез исән чакта Иванны да, Миләүшәне дә ташламыйбыз”, дип кенә торалар. Нәкъ менә шушы ике бала янәшәсендә Алексеевлар гаилә кыйммәтләрен, яшәү ямен ныграк тойганнар. Алай гына да түгел, ата-ана назына мохтаҗ балаларга бәхет бүләк иткән, балаларын чын күңелдән яклаган, җир йөзенә игелек-изгелек калдыручы гаилә алар. Иванга да, Миләүшәгә дә ак бәхетләр телик, баккан әти-әнисенең кадерен белеп яшәсеннәр, тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятькә игелекле шәхесләр булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев