Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иван да Мария алар хәзер Ваня белән Миләүшә (+фото)

Дорга авылында искиткеч күркәм гаилә яши – Фирдания һәм Николай Алексеевлар. Уңган, тәрбияле, акыллы, хезмәт сөючән, җыр-моңга гашыйк гаиләне районда белмәүчеләр сирәктер.

Кырык биш ел Дорга мәдәният йортында эшләүче Алексеевлар сәнгатьне-мәдәниятне үз итеп, районда яшәүче төрле милләт вәкилләре җырларын-биюләрен башкарып, аннан да бигрәк Коля абый гармунда сыздыртып, Фирдания апа җырлап райондашлар күңеленә үтеп керделәр. Җырлап-биеп һәм дә җырлатып-биетеп кенә яшисе иде дә бит, юк, кызлары Роза белән уллары Артур үсеп буйга җиткәч, тормыш корып калаларга чыгып киткәч, күңел никтер моңсулыкка бирешә. Гөрләшеп-берләшеп яшәгән гаилә ничектер таркалып киткәндәй тоела. Фирдания ханымның шулай моңаеп йөргән вакыты, шулчак эшләп торган телевизордан асрамага бала алу турындагы тапшыруга күзе төшә. Бирелеп тыңлый ул аны. Кара, тәрбиягә бала алу турында белдерү-роликлар да еш чыга башлаган түгелме соң монда? 2006 нчы елда дәүләтнең балалар йортында-интернатта  тәрбияләнүче балаларны җылы кочакка-тәрбиягә бирү мәсьәләсен киң масштабта кузгаткан чаклары бу. Фирдания апа уй-ниятен иренә белдерә дә (бу урында Николай абыйның күндәм кеше икәнлеген истән чыгармыйк. З.Ш.), районның опека бүлегенә киңәшкә китә. Аның бирегә килүе ата-ана назын көтеп яшәүче Иван белән Мария бәхетенә булган икән дисәң дә урынлы.

... Кечкенә генә Иванны һәм аның апасы Марияне Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче өлкән яшьтәге әби белән бабай тәрбиягә алган була. Озак та үтми бабай үлеп китә. Балаларны кире кайтарырга туры килә. Кая куярга, нишләтергә инде бу балаларны, кире җибәрәсе килми бит, дип борчылганда опека бүлегенең ишеген Алексеевлар кага. Шулай итеп, сабыйлар Дорга авылы кызына һәм малаена әверелә.

Капкадан килеп керешкә үк Иван: «Ууу, сезнең өегез зур икән, сездә ничек рәхәт»,  диде, – ди аралашырга ук рәхәт кеше Фирдания апа. – Балалар безне үзләренең сөйкемлелекләре белән җәлеп итте, ихласлылыклары белән яраттырды. Беренче көнне үк әни, әти дип дәштеләр, Иван гына хәзер, кемнән ишеткәндер, әтисенә әттә дип йөри (Чепья якларында әттә дип еш әйтәләр. З.Ш.).

Бергә җитәкләшеп Дорга башлангыч мәктәбенә укырга йөри башлыйлар, аннан Чепья мәктәбенә иртән-иртүк әти-әнисе автобуска чаклы озата чыга. Балалар тигез, матур тормышка, тамак тук, өс бөтен дип куанса, әти белән әни кеше үзләренә нинди зур җаваплылык алуларын тора-бара гына аңлыйлар. Әмма үкенмиләр, чөнки алар чәчәк шикелле, сау-сәламәт ике балага бәхетле балачак, күңелле мәктәп еллары, рәхәт үсмерчак бүләк иттеләр. Балачак бит ул! Аның үз матурлыгы, ямьлелеге, үз балкышы, үз нуры! Һәм аның онытылмаслык матур хатирәләре күңелләрдә мәңге саклана. Алексеевлар да балаларга бәхет-сәгадәт бүләк итәр өчен бар тырышлыкларын куя.

– Кеше белән аралашып үссеннәр дидек. Тыймадык. Шуңа да дуслары, аеруча да Миләүшәнеке күп иде, – ди Фирдания апа һәм сораулы карашыма җавап бирә. – Әйе, Мария – ул Миләүшә, Бөрбаш Сәрдегәненнән безгә килгәндә үк инде Миләүшә иде. Иван Иван-Ваня булып калды. Миләүшә беренче карашка ук үзгә иде, спортсмен булыр бу кыз дидем. Кул көрәшенә дә йөрде, биергә яратты, бик актив кыз булып үсеп җитте. Беренче кайткан гаиләсенә әбисенә кунакка баргач, Рөстәм исемле егет белән танышты, кавыштылар, Казанда гомер итә башладылар, кызлары туды, тик...

Бу урында Фирдания апа аздан гына үксеми калды, каршыда утырган Николай абый да башын аска иде. Яшь тә сигез айлык оныклары Зәринә узган ел мәрхүм булган икән. Ачы хәсрәт әле дә төер булып әби-бабайның бугазына утыра, шул төерне йотып җибәрә алмый бик озак сүзсез торды алар. Сәламәтләнер дип күпме өмет баглаган сабый операцияне дә көтә алмый, күзләрен йома, дөнья афәтенә әверелгән яман чирдән бер генә табиб та йолып калалмый баланы, хәтта Израиль табиблары да көчсез була. Бар да матур гына башланган иде бит, нигә, ни өчен шушылай булды соң? Бу сорау Алексеевларны тәмам гаҗиз итә. Тормышыбызның бар яме шул балада булган икән дияселәре килә, нечкә күңелле Николай абый хәтта шигырь дә язган.

–Бәхетнең була төрлесе,

Мәхәббәтнең изгесе.

Тормышның була яхшысы,

Я сызлана йөрәк ярасы.

Син матур итеп яшәгәндә

Килә, нигәдер, кайгысы...

Николай абый Миләүшә кызын бик тә үз итә, кыз бала булгач,  аның белән йомшаграк булырга, гел ярдәм итәргә тырыша.

– Бервакыт Миләүшә курткасын үзе юып куйгандыр дисәм, Николай сыгып, кибәргә элеп маташа. Әтисе юган булып чыкты, – дип көлә Фирдания апа.

Күзем стенага эленгән гаҗәеп зур фоторәсемгә төшә. Болары кемнәр дип сорыйм янәшә утырган кыз белән егеткә ишарәләп.

– Безнең балалар, – диләр беравыздан. – Олысы Роза, кечесе Артур.  Казанда яшиләр. Роза укытучы, балаларга татар теленнән белем бирә, психолог та әле үзе. Артур да хезмәт сөючән, уңган егет. Яшь чакта эш белән үз балаларыбызны кадерли белмәгәнбез инде без, ә менә Иван белән Миләүшәне кадерләп, аларның безгә карата яратуларын тоеп яшәдек. Дүрт балабыз да дус-тату булдылар. Роза Миләүшә өчен икенче әни инде ул, кайгыда да, шатлыкта да бергә алар. Артурга да гел әйтә килдем, үзеңә кием аласың икән, Иванга да ал, дидем. Тыңладылар, рәхмәт, оныклар кайтса да Иван яныннан китмиләр, берсендә конструктор алып кайтканнар, шул корабльне төнге бергә кадәр кордылар инде, төзеп бетергәч кенә яттылар.

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев