Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Июль аенда Шода мәчете имамы ФАРУК НӘКЫЙП улы НӘКЫЙПОВның туган көне

Мин Шода авылына кияүгә чыкканда әтием Фарукка - 55, әнием Рәйсәгә 56 яшь иде. Инде ул чаклардан соң 31 ел вакыт үткән.

Әти-әнием мине үз кызларыдай якын күрделәр, кыен чакларда гел ярдәм иттеләр, киңәш белән дә, гаиләбезнең матди хәлен дә үзләренекедәй кайгырттылар.
Авылның хөрмәтле кешеләре булган йортка килен булып килү минем өчен зур бәхет булды. Карашларыннан ук юньле кешеләр икәне күренеп тора, авыр сүз әйтә күрмә, дип әнием Разия (мәрхүмә инде, исән булса бу айда аны да туган көне белән котлар идек) гел искәртә иде.
Алар Шодада, без Балтачта яшәсәк тә гел бергә торган кебек. Әтием белән әниемнең икәүләп матайга утырып (әнине коляскага төреп утырта, үзе рульдә) көзге салкыннарда да безгә килеп йөргәннәре әле дә күз алдында.
Авылга кайткан саен ул әйткән азан тавышлары күңелне иркәли. Ул инде 2 дистә елдан артык Шода мәчетендә имам.
Быел да июль аенда әтиебезнең туган көнендә авылга җыелып кайттык. Аңа сәламәтлек, әниебез белән, без балалары белән тигез, рәхәт яшәүләрен теләдек.
Фото: http://www.tatarmarket.ru/View.aspx?ID=107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250