Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге Болгар җыены

Мәгълүм ки, бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, һәр елны Бөек Болгар җирендә милләттәшләребез җыела.

Чараны "Изге Болгар җыены" дигән исем астында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия мөселманнарыныӊ Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, "Яңарыш" фонды белән берлектә уздыра.

Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә багышланган, чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән "Изге Болгар җыены" быел да үтәчәк.

Төп чара - 14 июнь көнне Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә була. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Фото: http://president.tatarstan.ru/photo/show/36363

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250