Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге Болгарга экскурсия - күптәнге хыял иде...

3 август көнне районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте вәкилләре Изге Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайтты.

Агымдагы елның март аенда районыбызда күрү сәләтенә зыян килгән райондашларыбыз катнашында җыен булган иде. Әлеге чарада Арча күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов та катнашты. Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыятенең Арчада 4 районны - Арча, Балтач, Биектау, Әтнә районнарын берләштергән бүлекчәсе эшләп килә. Шушы чара уңаеннан безнең районда да күрмәүчеләр җәмгыяте оешты. Аның рәисе итеп, юрист Ранил Таһир улы Гыйльванов билгеләнде. Очрашу вакытында җәмгыять вәкилләре үзләренең киләчәккә булган максат-бурычларын, планнарын билгеләделәр һәм очрашулар уздыру, эскурсияләргә барырга теләүләрен белдергәннәр иде. Аларның гозерләре 3 август көнне чынга ашты. Балтач районыныннан - 19, ә күрше Арчадан 11 әлеге категориягә керүче мөмкинлеге чикле кеше Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылды.
- Изге Болгар музей-тыюлык шәһәрчегенә бару бу безнең җәмгыятькә кергән иптәшләрнең күптәнге хыялы иде. Җәй үтеп бара, бер барып кайтыйк инде, дип сорашып тордылар. Мөмкинлек чыгып, тарихи шәһәрне барып күрергә насыйп булды. Музейларга кердек, Ак мәчеттә булдык, тарихи һәйкәлләр буйлап үттек. Күңелләребез булып, үзебезгә көч-дәрт өстәп, илһам алып кайттык. Бу мөмкинлекне тудырган өчен барчабыз исеменнән район башкарма комитетына һәм экскурсиягә автобус белән баруны оештыруда ярдәм иткәне өчен мәдәният бүлегенә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итә районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте рәисе Ранил Гыйльванов.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250