Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге эшләребез

Мәктәбебездә 23еннән 28нче апрельгә кадәр «Изге эшләр» атналыгы узды.

25нче апрельдә хәйрия акциясе уздырдык. Үзебез теккән, чиккән, бәйләгән, ясаган, пешергән әйберләрдән ярминкә оештырдык. Гөрләде базар, ярты сәгатьтә өстәлләр бушап калды. Соң килгәннәр «эх!» дип уфтанса, алдан килгәннәр «баедым» дип куанды. Һәр сыйныф үз «товарын» мактады һәм нәтиҗәдә 5 мең сумнан артык акча җыелды. Без аны изге Болгар фондына җибәрәчәкбез. Тарихи һәйкәлгә безнең дә өлеш керсен.
Аннан укучыларның иҗат концерты булды. Гөрләде сәхнә, бездә икән биючеләр, нәфис сүз осталары, җырчылар. Икенче көнне мохтаҗ, авыру, авыр хәлле балаларга ярдәм итү өчен киемнәр, уенчыклар җыйнауны оештырдык. Безнең сыйныфка Гөлүсә Гыйльмуллина гына да бер сумка яңа киемнәр алып килгән иде. Бу ярдәмнән җыелган «байлык»ны без «Хәйрия» кибетенә тапшырдык.
Җомга көнне сыйныф җитәкчеләребез белән ялгыз әбиләрнең бакчаларын чистарттык, ишек алларын себердек. Югары сыйныфлар чишмә буйларын, Сабантуй мәйданын тәртипкә китерделәр.
Әнә шулай күңелле яшәдек без бу атнада. Хәер, безнең мәктәптәге һәр көнебез әнә шулай матур уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250