Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге Гает бәйрәме безнең якларда шул рәвешчә уза

Татар классигы әсәрендәгечә, Гает бәйрәменә хәзерлек кичтән үк башлана. Өй җыештырасың, мунча керәсең. Сәдакаләр инде бирелеп куелган була. Гает намазына барырга ир халкының киемнәрен барлыйсың.

Иртән иртүк торасың. Әбиләр, әниләр коймак изеп куя. Әтиләр, бабайлар, малайлар матур күлмәкләрдән. Башларына чиккән түбәтәйләрен киеп, мәчеткә барырга хәзерләнә. Быел да шулай . Гает намазы иртәнге сәгать җидегә куелса да, урын калмый алайса дип, ир халкы өеннән ярты сәгатькә алдан кузгала. Урам буйлап кайсы машинада, кайсы велосипедта, кайсы җәяүләп мәчеткә агыла. Шунысы игътибарны җәлеп итә, соңгы елларда гает намазларына яшьләр күп йөри, хәзердән үк әтиләренә ияреп гаеткә баручы малайларны исәпкә алсак, киләсе елларга тагын да күп булачак әле алар. Норма мәчетендә быел халык бик күп иде дип куанып кайттылар, алга таба нәкъ калалардагы кебек гаеткә килүчеләр мәчет залларына гына сыймыйча, урамнарны биләр әле. Бирсен Ходай! Еллар гына тыныч булсын, дуслык-татулык югалмасын.

Көнен генә күр әле. Аллаһы Тәгалә нинди аяз, ямьле, җиләс көн бүләк итте. Таң белән бергә кояш чыкты. Ураза тоткан һәркем кылган уразаларыбызга рәхмәтле булып, нинди матур көн бүләк итте, дип куанды.

Ирләр мәчеттә булса, хатын-кызлар өйдә радиосын кабызып, телевизордан вәгазь, намаз укыганнарын тыңлап, табын әзерли. Ир халкы кайткач, коймак белән чәй эчелә. Ниятләгән кеше якыннарының каберен зиярат кылып, каберлекләрне чистартып кайта. Ятимнәргә, мохтаҗларга, ялгызларга сәдака итеп коймагын, чәен, сөтен кертә. Кунаклар кайта. Бәйрәм шулай дәвам итә. Һәркем бу көнне янәдән изге гамәл кылып калырга тырыша. Гает көнне авыр эшләр башкарырга кушмыйлар. Идән-сәке җыештыру, кер юу да тыела. Һәр мөселман матур гына ял итә. Тагын бер күркәм гадәт бар - бу көнне җиде кеше пешергән коймакны ашасаң, бәхетле буласың. диләр. Бу инде бер-береңне сыйламыйча кала күрмә, күршеңнең дә кереп хәлен бел, туганнарыңны да онытма, дигәннән чыгып шулай эшләнә торгандыр.

Гает бәйрәменең йолаларын белеп язу түгел, әмма безнең якларда бу бәйрәм әнә шул рәвешчә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250