Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелек: авыр чакта сыналабыз (+фото)

Районыбызда мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар байтак. Кайберләре бу эшкә яңа гына алынса, күпләре яхшылыкларын күрсәтергә омтылмыйча, авыр хәлдә калганнарга дистә еллар буе, гомумән, төрле чаралар үткәрүдә яисә катнашуга үзләреннән саллы өлеш кертәләр. 

Шундыйларның берсе – «МДСУ-1» оешмасы һәм аның җитәкчесе Рашит Ильясов. Бу авыр чорда оешма исеменнән районыбызның 54 гаиләсенә һәрберсе 1 мең сумлык азык-төлек пакетлары таратылды. Оешмада эшләгән һәм балалары дистанцион укуда кыенлык күргән гаиләләргә 4 ноутбук бүләк ителгән. Әле киләчәктә хәйрия эшләре моның белән генә тукталып калмаячак, диләр монда. 
«Закирова» крестьян-фермер хуҗалыгы да мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Шушы көннәрдә ялгыз яшәүче 4 пенсионерның өйләренә барып, хәлләрен белеп, казылык һәм ит эшләнмәләре тутырган пакетлар бүләк иттеләр. 
Исемен белгертергә теләмәгән мөселман егете Рамазан аенда мохтаҗ гаиләләргә 1 мең 200 сумнан 4 пакет тутырып, ярдәм итү йөзеннән, социаль яклау бүлегенә 6 мең сум акча кертеп бирә. Бу бүләкләр тутырып, тиешле гаиләләргә җиткерелде. 
Мәчетләребез тарафыннан ялгызларга, авыр тормышта яшәүчеләргә ярдәм итү даими рәвештә алып барыла. Саваплы эшкә һәркем кушыла ала. Ярдәм итәргә теләүчеләргә районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-44-78, 2-43-78. 
«Кайнар линия» кысаларында 20ләп волонтер, 36 социаль хезмәткәр азык-төлек, дарулар илтә. Бәрәңге белән булышкан «Татарстан» җәмгыятенә Тимирязев исемендәге җәмгыять тә кушылган. «Нур», «Бәхет» кибетләре ризык тулы пакетлар биргән, «Гиппократ» даруханәсе дә «Pampers» белән ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев