Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелек җирдә ятмый. Килешәсезме?

Ил күләмендә декабрь аеның 1сеннән 10ысына кадәр инвалидлар декадасы үткәрелде.

Бу көннәрдә сәламәтлеге чикле булган кешеләр хөкүмәттән, хәйрия оешмаларыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән бүләкләр алалар, төрле хәйрия чараларына чакырылалар.

Безнең Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә дә шушы декада көннәре бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Бу декаданы уку йорты кысаларында уздыру матур традициягә әйләнде. Чөнки районның төрле авылларыннан килеп белем алучы мөмкинлекләре чикле балаларны тормышка яраклаштыру, тиешле күләмдә белем бирү – безнең төп вазыйфабыз. Гимназиябез директоры Гөлсинә Фаиловна бу чараларны гел хуплап килә, ә коррекцион сыйныфлар буенча директор урынбасары Закирова Гүзәл Нурулловна җитәкчелегендә бу декаданың да эчтәлекле планы төзелде. Без дә үзебезнең киңәш-тәкъдимнәребезне әйттек. Максатыбыз – бүгенге көндә бу сыйныфларда укучы 20 баланың көннәрен тагын да кызыклырак, файдалырак итү, кәефләрен күтәрү теләге иде.

Бик матур гына ачылып киткән ункөнлек декадасы күңелле, онытылмаслык булып истә калды. Районыбызда изге күңелле кешеләр барлыгына кабаттан инандык. “Һәрбер чарага әзерләнгәндә кайсына гына барып үтенечемне әйтсәм дә, һәрберсе берсүзсез фикеремне күтәреп алып, ярдәм кулларын суздылар!” – дип сөенечен җиткерде Гүзәл Нурулловна. Ә нинди генә конкурслар, кызыклы чаралар үткәрелмәде әлеге ункөнлектә!

Беренче көнне балалар янына районның “Факел” яшүсмерләр клубы @fakel_pc хезмәткәрләре килде. Алар бик мавыктыргыч уен-викторина үткәрделәр һәм төсле кәгазьләрдән “Яңа ел” символы - магнитлы Кыш бабай ясарга өйрәттеләр.

Икенче көнне балаларны районыбызның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Хыял” яшьләр үзәгенә @hiyal_baltasi кунакка чакырды. Кызыклы конкурслар, спорт ярышлары үткәреп кенә калмадылар, һәр балага призга бүләкләр дә өләштеләр, тәмле чәй белән дә сыйладылар. Ә соңыннан, шәхси эшмәкәр Солтанова Гөлүсә апаларыннан күчтәнәчләр дә эләкте!

Алдагы көнне мәрхәмәтле эшмәкәрнең тагы берсе – Альбина Фазлыева @albina_fazlyeva. Бик назәкәтле бу сөйкемле оста куллы апалары сыйныф бүлмәсенә килеп кергәч, әйтерсең, кояш чыкты! Балалар да аны үз итеп, елмайдылар. Бик җайлап һәр бала белән йомшак кына сөйләшеп, бергә-бергә “Яңа ел” уенчыгы ясадылар. Искиткеч матур уенчыклар килеп чыкты! Билгеле инде, Альбина апайлары да буш кул белән килмәгән: “тәмлүшкә”ләр белән сөендерде!

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре @cson_naz_baltasi – безнең даими кунакларыбыз. Алар инде балаларның якын дуслары булып беттеләр. Никадәр уеннар уйнадылар, күпме уенчыклар ясадылар инде алар бергә?! Бу ункөнлектә дә Гөлшат һәм Гүзәл апалары белән пыяла банкаларга яшеренгән серле салават күпере ясарга өйрәттеләр. Гади генә тоз белән төсле акбурлардан әллә нинди могҗизалар тудырдылар балалар.

Тагын бер бик матур көнебез - Балтач үзәк мәчетенә @magrifat_markaze сәяхәткә бару булды. Искиткеч җылы, чиста, матур дин йорты балаларда да, бездә дә соклану уятты. Аллаһ йорты булган мәһабәт бина белән танышып чыкканнан соң, вәгазь , нәсыйхәт тыңладык, бик эчтәлекле кино карадык, музейда булып, тарихы белән таныштык һәм тәмле чәй белән сыйландык. Күпме рәхәтлек, уңай энергия-көч алып чыктык без бу изге күңелле кешеләр эшли торган дини йорттан!

Хәзерге ашау рецебын пицца, роллы кебек ризыклар да тулыландыра. Бу декадада балалар алар белән дә сыйландылар. Бушка! Кем сыйлады дисезме?

Кафе-бар “Мирьям фуд хәләл” @miryam_food. И, рәхәтләнделәр, и шатландылар балалар! Кат-кат рәхмәт әйттеләр кафедагы пешекче апа-абыйларга!

Менә никадәр яхшы күңелле , мәрхәмәтле кешеләр белән очраштылар шушы көннәрдә балалар! Сүз белән генә түгел, үзләренең изге гамәлләре белән шушы сабыйлар күңелен күргән , аларны сөендергән өчен һәр иганәчегә дә исәнлек, изге эшләрендә гел уңышлар гына телибез! Ихлас күңелдән әйтелгән балалар рәхмәте аларның күңелләрен һәрвакыт саф, чиста сакласын!

Декаданы үзебез үткәргән “Тамчы-шоу”, “Зирәкләр һәм җитезләр” уеннары да тулыландырды. Кыскасы, балалар барлык чаралардан да бик канәгать калдылар. Әти –әниләре дә бик рәхмәт сүзләре әйтеп, Һәр кешенең күңеленә миһербанлык, шәфкать теләделәр.

Тәнзилә Гыйззәтуллина,
Рәйхана Хөсәинова,
Элмира Гарифуллина.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге Карадуган гимназиясе