Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелеккә күңел сөенә

Кем ничектер, мин үзем башкаларга яхшылык эшләгән кешеләрне күргән, алар турында укыган, ишеткән саен гаҗәпләнәм. Сөенеп, сокланып гаҗәпләнәм.

Кеше хәсрәтен, борчуын, проблемасын үзенеке итеп кабул итеп, ярдәмгә ашыккан андый кешеләргә ничек тыныч кына карап булсын ди...

Юкса, мәрхәмәтлелек кешеләр өчен гадәти хәл булырга тиештер. Безгә йөрәк тә, акыл да тикмәгә бирелмәгән. Тик, кызганычка, бүген күп кыйммәтләр үзгәргән, тормыш кызуланган чорда башкалар проблемасына урын калмый, күбебез битарафландык кебек. Шөкер, мондый уйларны куып таратырдай, бар әле ул, мәрхәмәт, бар дип сөенерлек хәлләр, язмышлар очрап тора.

Табиблар «ярдәме» белән (вакытында дөрес диагноз куелмыйча, алар биргән дәвалар йогынтысында) 23 яшендә коляскага берегеп калган, әмма тормыш сынауларын сынмыйча-сыкранмыйча узучы, тормышка чыгып, бала табып, бала үстергән Балтач кызы Эльза Сәгыйтова турында газетабызда язган идек инде. Мәрхәмәтле кешеләрнең фатирларын ремонтларга булышуын да, икенче бер мәрхәмәтлесенең аның күптәнге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүен дә... Бераздан Эльзаны тагын сөендергәннәрен дә. «Соңгы елларда коляскам ватылып, бик газапланган идем. Инде мәрхәмәтле кешеләр кулланылышта булганын да бирделәр. Рәхмәт яусын үзләренә! Минем коляска белән тилмергәнне ишетеп, «Балтач нуры» мәчете имам- хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин һәм аның ярдәмчесе Котдус Насыйбуллиннар килеп, үлчәмнәр алып, ярдәм ышандырып киттеләр. Тольяттига заказ биреп эшләткән коляскаларын үзләре үк китереп тә бирделәр. Котдусның җәмәгате Асия ханым да килгән иде. Нәкъ мин теләгәнчә, бик уңайлы булып чыккан коляскалары! Шунда утырган саен, йөргән саен бу игелекле кешеләргә рәхмәт укып яшим», – дип язган иде ул.

Күптән түгел Эльза ханымнан тагын сөенечле хәбәр килеп иреште.

–Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә ял иткәндә Балтач имамнары килгән иде. Мин шунда «свинг-машина» дип аталучы тренажерны мактап, бик файдалы әйбер икән дигән идем. Сүз уңаеннан гына әйтсәм дә «Балтач нуры» мәчете имам- хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин аны күңеленә салып куйган булып чыкты. Күптән түгел үзенең ярдәмчесе Котдус Насыйбуллин белән миңа әлеге тренажерны бүләк итеп тә киттеләр. Сөенечемнең иге-чиге булмады, чөнки «Наз»да чыннан да бик күп файдасын күргән идем. Хәзер инде көн саен кирәк кадәр әлеге тренажерны эшләтәм. Ун сеанс алуга, ул аяклардагы шешне киметә, коляскага утыруы-күчүе дә җиңеләя, аркаларга да файдасы бик күп. Кулланган саен мәрхәмәтле Илгиз һәм Котдус хәзрәтләргә бөтен йөрәгем белән рәхмәт укыйм, үзләренә, якыннарына иң изге теләкләрне телим. Мине сөендергән, зурлаган өчен аларны Аллаһы Тәгалә сөендерсен, олыласын иде, – ди ул.

...Бар әле ул мәрхәмәт, бар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изгелек