Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат «кайтты» Сабантуйлары

Үзенең байлары, бөек шәхесләре белән дан тоткан Кариле халкы элек-электән булганлыгы, бердәмлеге белән аерылып торган. Моннан 25 еллар элек Кариленең таллар белән уралып алынган су буенда ел саен балалар Сабан туе үтә иде. Менә шул бәйгегә йөргән балалар үсеп җитеп, инде үзләре кабат шул инициативаны үз кулларына алып, 7нче июль...

Республика халкы бәйрәм иткәндә, монда да искиткеч күңелле чара үтте. Алып баручылар кем дисезме? Үзебезнең Ришат Хаҗиев белән Лилия. Сабантуйны «Болгар» радиосы ди-джейы Ришат алып бара диеп, монда килгән халык, телефоннар аша күпме халык җыйды. Милли киемнәрдән киенгән Минниса апа кызлар белән самавырлар тотып биеп, мәйданга ямь кертте.


Бәйгене Фаил Зәйнуллин Коръән укып, хәер-фатиха белән ачып җибәрде. Күп уен төре, саллы бүләкләр, балалар өчен бик күп төрле аттракционнар, урынның иң борынгы Кариле чишмәсе, яшь киленнәр казлар куып, су китергән, шул су белән кунаклар сыйлаган, нәни сабыйларның авызына су тидергән, авыруларга шифа биргән (аны мәрхүм Әхәт Насыйбуллин карап тора иде) «Гыйльфан» чишмәләре арасындагы бик матур урында үтүе, кичнең дә матур, черкисез булуы Аллаһның бүләге иде.

Ямь өстенә ямь өстәп, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Алинә Сафиуллина чыгыш ясаса, үзебезнең Алмаз, Ранил, Рәмзил, Зилирә апа, гармунда уйнап җырлаучы Илфатларны сокланып тыңладык. Иганәче эшмәкәрләребез зур чатыр корып, мул табын әзерләп, бар халыкны диярлек хашла-ма, пылау, коймак, чәй белән сыйлады. Сәүдә нокталары да гөрләде. Аш-су әзерләүче шулай ук үзебезнең данлыклы Гөлфәния белән Зөһрәләр иде.

Һәр кунакны каршы алып, чын күңелдән сыйлап, рәхмәт әйтеп озатып торучы Фәнил белән Резедә дә бик күп савап алгандыр. Чөнки биредә бигрәк тә өлкән яшьтәге мәчет әби-бабайлары бик рәхәтләнеп чәй эчте, кунак булды. Гөлсем апаның йомгаклау чыгышы күңелләргә бигрәк тә хуш килде. Ул халыкка Кариленнән чыккан олуг шәхесләр, аларның нәсел җепләре, игелекле хезмәтләре турында бай мәгълүматлар җиткереп, изге Рамазан белән котлады һәм Кариленең данын тагын да күтәреп, Сабантуйларын алдан көнен билгеләп, еракларда яшәүче авылдашларны да чакырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Авыл егетләре, эшмәкәрләре белән горурлануын әйтте. Югыйсә ул үзе дә авылыбызның һәр шатлыгына сөенеп, кайгы килсә ярдәм кулы сузучы шәфкать иясе, саллы эшмәкәр булса да, йөрәге белән авылыбыз кызы, укытучы-тәрбияче булып кала.

Мондагы кичерешләрне санап та, язып та бетерерлек түгел (исемнәре чыкмаганнар үпкәләмәсен!). Тәкә дә, әтәч тә үз хуҗасын тапты, көрәш тә кискен булды. Чараны оештыручыларга, алып баручыларга, чараларда актив катнашучыларга, аермыйча барлык эшмәкәрләргә Аллаһның рәхмәте булсын. Әҗер савабы меңе белән үзегезгә кайтсын. Төнге 11 тулганда Артем Шәрәфетдинов оештырган салют бар аланны яктыртты, өлкәннәр таралышты, дискотека дәвам итте.


БӘЙРӘМНЕҢ ТӨП ИГАНӘЧЕЛӘРЕ:
Тәлгать Газизов (идея бирүче), Фәнил, Фәрит Ахкямовлар, Фәнил, Фәнис Зәйнуллиннар, Алмаз, Артем Шәрәфетдиновлар, Гөлфия, Ринат Нәсыйховлар, Гөлсем Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250