Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабатланмас чишмә

Эскиз авторы аны әкияти, милли матурлык, сәяхәтче-диңгезче батырлыгы кебек төшенчәләрне күздә тотып ясый.

Австралиядә яшәүче райондашыбыз, Смәел авылы кызы  Финзия инстаграм битләрендә үзенең җылы, ихлас язмалары белән безне  һәрдаим куандырып тора.

Чираттагысы белән сезне дә таныштырырга булдык.

“Бүген  мин авылыма кергәндә ерактан күренеп торучы Кораб турында язам. Ул  чишмә, җәмәгать. Матур, әйеме!? Аны 2002 елда ул чактагы күмәк хуҗалык  рәисе Рәфыйк Гарифуллин тәкъдиме белән эшлиләр. Рәис башка беркайда да  булмаган, кабатланмас чишмә ясау идеясен хезмәт һәм сызым дәресләре  укытучысы Фәрит Нәҗметдиновка әйтә. Максат, әлеге бина Малмыж-Казан  юлыннан күренеп торырлык булырга тиеш.

Фәсхи урманы янындагы “Куыш”  кизләвенә куелачак корылма эскизын сызу өчен Фәрит абыйга нибары 15 көн  җитә. Укытучы ике төрле сызым тәкъдим итә. Ә рәис исә кораб формасында  булганын ошаткан. Эскиз авторы аны әкияти, милли матурлык,  сәяхәтче-диңгезче батырлыгы кебек төшенчәләрне күздә тотып ясый.

Калай  һәм электр белән ябыштыруны Хаҗиев Васыйл абый башкара. Агач эшләрен  Гыйззәтуллин Марсель җитәкчелегендәге бригада эшли. Сабан туена өлгертү  өчен осталар нык тырышкан. Кораб Мәккәгә таба “йөзә” торган итеп  ясалган. Чишмә эченә куелган шигырьне дә эскиз авторы тәкъдим итә. Ул бу  җырны әнисе Мөнәвәрә ападан ишетә. Чишмәдәге тагын бер шигырь Фаварис  аганыкы. Ә язмаларны диварга матур итеп язучы, мәрхүм Әгъләм абый  Гайнанов. Чишмәне авылдашлар гел карап, чистартып тора”, дип яза Финзия  Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә