Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кач ману керәшен тәбәсеннән башка узмый

Югары Субаш авыл җирлегенең керәшен татарлары бәке тишү кебек эшләрне үзләрендә башкарып тормыйлар икән, ә менә бәйрәмне көтеп алалар, зурлап үткәрәләр, моңарчы да, хәзер дә.

19 гыйнвар православие календаре буенча — олы бәйрәм — Кач ману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларыннан берсе. Качману 19 гыйнвар көненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр. Качмануның төп йоласы — сулыкларда, бәкеләрдә чумылу — су коену. Бу халык традициясен башкарганда саклык чараларын күрү сорала. Шуңа да Качмануны оештыручылар барлык таләпләргә дә нигезләнеп эш итәләр. 

Югары Субаш авыл җирлегенең керәшен татарлары бәке тишү кебек эшләрне үзләрендә башкарып тормыйлар икән, ә менә бәйрәмне көтеп алалар, зурлап үткәрәләр, моңарчы да, хәзер дә. Чепьяга яки Урта Көшкәткә баралар, Аллаһ йортларында гыйбадәт кылалар, кунакка йөрешәләр, тәмле ризыклар пешерәләр.

Хәер, бу яклар гомумән кунактан-кунакка йөрергә яраткан һәм ярата. Шуңа да алар нәселдән-нәселгә күчә барган кунакчыл карашлары, ягымлы булулары, бер-берсенә рәхимлелекләре белән аерылып торалар.

Югары Субаш урта мәктәбенең тарих укытучысы Илнур Николаев та шундыйлардан, ачык, рәхимле, ярдәмчел, авылның тарихын бер сулышта сөйләп бирә, авыл кешеләрен яхшы белә, хөрмәт итә. Керәшен татарлары турында бар булган мәгълүматны саклап яшәүче Илнур әфәнде үзе дә керәшен егете. Аның белән элемтәгә кереп сөйләшеп алдык. — Югары Субаш авылына кайчан нигез салынуы турында төгәл генә мәълүмат юк, — дип башлады ул сүзен тарихка бәйләп. — 1990 елда дөнья күргән «Населенные пункты Республики Татарстана» дигән китапта авылның Казан ханлыгы чорында ук билгеле булганлыгы турында языла. Якынча бу 1500 нче еллар тирәсе. Унҗиденче, унсигезенче гасырга караган документларда, унтугызынчы гасырда 10 ревизия документларында Субаш авылының кеше саны, җирләре турында әйтелә. Ул «Кушкет» елгасының югары агымы буенча урнашкан, бу җирләр электән фин-угор халыкларына кергән мариларныкы була. Халыктан күчеп килгән хатирәләр буенча безнең авылга нигез салучылар Казаннан ерак булмаган Кишмәт дигән авылдан күчеп килгәннәр. Беренче нәселләр дә билгеле. Бу Рамайныкылар, Чудырныкылар, Митрофанныкылар. Аннан соң Егорныкылар, Сәндинекеләр, Метинныкылар, Балакайныкылар дигән күп нәселле кешеләр булган. Авыл ике өлештән торган. Бер өлешендә керәшен татарлары яшәгән, бу өлешен Кушкетбаш дип атаганнар. Татарлар һәм марилар дус яшәгән. Алар җирләрдән бергә файдаланган. Барысы да дәүләт крестьяннары булган. Унтугызынчы гасыр азагына мари гаиләләре кимегән. Авылны бер исем белән генә атау каралган — ул да булса Субаш. Кушкет елгасы бездән башлана, шуңа да суның башы да шушында.

Илнур әфәнде тарихны шулкадәр эчкәртен кереп сөйли, мәктәптә музей да оештырган кеше ул, барып күрми булмас үзен дип, киттек Югары Субашка. Илнур әфәнде безне мәктәп директоры Фирдия Нурмөхәммәтова белән, гаять тә көчле буранлы көн булуга карамастан, җылы каршы алды, бай экспонатлы музей белән таныштырды. Музейның бер почмагын керәшен татарларының тормыш-көнкүрешенә бәйләгән: керәшен кызлары кигән матур милли күлмәкләр эленеп тора, керәшен шәле дә сакланып калынган, милли уен коралы — галиҗанәп гөслә дә биредә, чүлмәкләр, самавырлар, тагын әллә ниләр бар монда. Кызыксынган кешегә рәхәтләнеп барып карарлык. Иң кызыгы, керәшен татарларының аяк чолгавы булды, ул бик матур итеп, үзгә үрнәк белән чигелгән, бәйрәмнәрдә генә киелгән. — Әлеге чолгауга 100 елдан артык инде, — ди Илнур әфәнде. — Мин яшьлегемдә бу чолгауны алганда әби үзе 80 яшьләрдән узган иде инде, хәзер инде без дә олыгаеп барабыз, әлеге чолгау да кадерле ядкарь булып саклана килә.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману Милли бәйрәм керәшен татарлары