Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Качману керәшен тәбәсеннән башка узмый – 2

Аны бары тик керәшен татарлары гына пешерә, моны йомырка тәбәсе белән бутарга кирәкми, тәбә башка, монысы башка.

Җирлектә барлыгы 400 кеше яши. Керәшен татарлары да күп. Дөрес, аларның күбесе катнаш никахта, әмма саф керәшен татарлары гаиләләре сак-лана. Югары Субаш авылында керәшеннәрдән генә торган гаиләләр менә кемнәр: Лилия һәм Ирек Васильевлар, Люба һәм Валерий Ивановлар (Валерий дәдәй мәрхүм инде), Роза һәм Илья (мәрхүм) Николаевлар, Нина һәм Илшат (мәрхүм) Романовлар, Людмила һәм Эдуард Степановлар, Ләлә һәм Илнур Ильиннар, Рая һәм Ильяс Павловлар, Алевтина һәм Рафаэль Ивановлар, Сүрия һәм Павел (мәрхүм, искә алуыбыз мәрхүмнәрнең рухын шат кылсын) Антоновлар, Людмила һәм Руслан Ивановлар, Надежда һәм Рафаэль Петровлар, Венера һәм Рүзил Николаевлар, Галина һәм Альберт Антоновлар. Менә шул гаиләләрнең милли рухын, нәсел-нәсәбәсен саклап яшәүче, шәҗәрәләр төзүче, 83 яше белән баручы Иван Николаев, керәшен халкыча әйтсәк, Иван дәдәй янына киттек. Иң әүвәл Кач ману турында сөйләштек, аннан шәҗәрәләре белән таныштык.

— Башта Чепьяга чиркәүгә йөри идем, хәзер баралган юк инде, яшь бара, олыгаям, — ди Иван дәдәй. — Балаларны барырга күндерергә тырышам, әлегә вакытлары юк. Качману көнне өйдә бәйрәмгә әзерлек эшләре була, коймак та пешә, иң мөһиме, керәшен тәбәсе табынны бизи. Аны бары тик керәшен татарлары гына пешерә, моны йомырка тәбәсе белән бутарга кирәкми, тәбә башка, монысы башка.

Иван дәдәй тәбәне ничек пешерергә кирәклеге турында да сөйләп узды. Менә шушындый зур табада пешерелергә тиеш ул, дип, табасын да күрсәтте. Иван дәдәйнең тырышып төзегән шәҗәрәләре белән танышкачтын, тагын бер керәшен гаиләсе булган Лилия Васильеваларга киттек. Лилия ханым керәшен тәбәсен пешереп тә куйган һәм рецепты белән дә таныштырды. Әлеге рецептны укучыларына да җиткерәбез.

Керәшен тәбәсе.

Уртача зурлыктагы таба өчен 300 грамм сөт, 5-6 йомырка, 25 грамм юеш чүпрә,3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы сыек май, 500 грамм он, 250 грамм сыер мае, 1 пачка күперткеч (разрыхлитель) алына. Сөтне аз гына җылытып, чүпрә, шикәр комы салабыз. Йомыркаларны әйбәтләп туглап, тоз, сыек май, онны сөткә салып, куе сөт өсте (сметан) хәленә килгәнче камыр ясыйбыз. Бер сәгатькә кабартырга куябыз. Кабарган камырга күперткеч өстәп, җайлап кына болгатабыз һәм тагын җылытылган табага салып кабартабыз. 15 минут тирәсе. 180-200 градуслы мичтә пешерәбез, кызарганчы. Кызарып, кабарып пешкән тәбәбезне шакмаклап кисеп, өстенә эретелгән сыер мае сибәбез. Май күп кирәк.

Менә шулай, Лилия ханым Кач ману җитәргә ике көн кала керәшен тәбәсе пешереп, гаиләсен сыйлады, ә бәйрәм көнне якыннарын, дусларын, туганнарын сыйларга янә пешерә.

Кач ману кебек бөек, рухи, яңару һәм чистарыну бәйрәмен керәшен халкы әнә шулай зурлап билгеләп үтә, изге гамәлләр кылырга да онытмый, изгелек, тынычлык, ярату турында да бер-берләрен искәртәләр. Бу көнне изгеләндерелгән су аларның өйләренә иминлек алып килсен, тормыш символы булып торсын, суда коенып җаннарын, тәннәрен аруландырсыннар. Меңнәрчә ел дәвамында Кач ману кешеләргә якты өметләр биргән, яхшыга ышануны арттырган икән, хәзер дә шулай булсын, Рәсәйдәге дини гореф-гадәтләр чыганакларына, мәхәббәт һәм шәфкатьлелеккә юл ярсын, изге эшләргә рухландырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману Милли бәйрәм керәшен татарлары