Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерен белеп яшик

Аллага шөкер, бүгенге көндә «Бабам» дип горурланып әйтерлек кешем бар. Сүзем нәкъ менә шул хакта...

Бабаем Рафаэль 1939нчы елның салкын, буранлы кышының бер көнендә Чутай авылында дөньяга килә. Сигез балалы гаиләдә алтынчы булып туган малайга күпне күрергә туры килә. Иркә бала булып үсми. Әтисе дә сугышның беренче елларында ук фронтка китә. Күп җирләрдә булырга туры килә бабаема. Урман кисәргә дә җибәрәләр аны. Молотов урманында да эшли. Чирәм җирләрен дә үзләштерергә туры килә аңа. Аннан яхшы эшләгәне өчен өч тонна бодай алып кайта. ВДНХның алтын медаленә лаек була.

Ике ел буе колхозның баш инженеры вазыйфасын үти. Техниканы да яхшы белә. Эшләмәгән бер генә техникасы да юк бугай аның. Колхозда яхшы эшләгәне өчен төрледән-төрле медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Ә 1999нчы елдан ул лаеклы ялда. 1965нче елның 20нче февралендә әбием Асия белән тормыш корып җибәрәләр. Инде менә 49 ел алар тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

3 бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә 4 оныкка, ягъни безгә, бик кадерле алар. Нинди генә авыр чаклар булмасын, ярдәм итеп торалар. Һәрвакыт алардан төпле киңәш ишетергә була... Бабаем турында нәрсә генә әйтсәм дә, аз булыр сыман. Бик тә үрнәк кеше ул. Белмәгән эше юк үзенең. Ярдәмчел дә, кешелекле дә. Беркайчан да тавыш күтәргәне юк. Капкаларыннан килеп керешкә: «Килдеңме, кызым?», дип каршы ала үземне. Гомумән, кем генә килмәсен, барысын да ачык йөз белән каршы алып, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ә куллары «алтын» минем бабамның. Нәрсә кушса да, барысын да ясап бирә. Шуңадыр да инде күп кешенең хөрмәтен казана.

Иң күркәм асыл сыйфатларны үзендә саклап калган ул. Көчле рухлы, сабыр, безгә үрнәк бабай, тормыш иптәшенә ныклы терәк, балаларына ягымлы әти булып яши. Кадерле бабаем! Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, берсеннән-берсе чибәр, уңган, тырыш, ярдәмчел балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250