Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле райондашлар!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.

Кадерле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

Әлеге һәр ике бәйрәм безнең барыбыз өчен дә бик мөһим, чөнки алар – республикабыз һәм илебез төзелү тарихының хәтер билгесе. Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә.

Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында һәр тармак буенча күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт вәкиленә, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Эшегездә һәм тормышыгызда зур дан-зур уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телим. Гаиләләрегез тигез һәм имин, күңелләрегез күтәренке, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен! Үзара һәрчак дус һәм тату яшик!

Рамил НОТФУЛЛИН,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыклар бердәмлеге көне Рамил Нотфуллин