Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле райондашлар! Сезне чын күңелдән 30 август – Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында гаять тә мөһим вакыйга булып тарихка керде.

Кадерле райондашлар! Сезне чын күңелдән 30 август – Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында гаять тә мөһим вакыйга булып тарихка керде. Алга киткән республикабыз Рәсәй чикләрен узып, дөньяга танылды. Күпмилләтле җөмһүриятебездә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара татулык хөкем сөрә, милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта бара, туган телебезгә карата мөнәсәбәтләр яхшыра. Ил һәм республикакүләм максатчан программаларның гамәлгә керүе районыбызның социаль икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүгә, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур этәргеч ясый. Районыбыз кешеләре кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар, республика үсешенә, яшь буынның якты киләчәгенә лаеклы өлеш кертәләр, зур рәхмәт хезмәтчәннәребезгә!

Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз Республика көне Рамил Нотфуллин Татарстан көне бәйрәм белән