Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадрлар резервы: «Яшьләр сәясәтендә булу — киләчәктә карьера төзүгә ныклы баскыч»

Бүген Казанда «Кадрлар резервы» Республика проектының XII сезоны старт алды.

«Кадрлар резервы» - Татарстан яшьләренең үз-үзләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыручы,  хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыручы һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итүче озак еллар үсеп, камилләшеп килүче программа ул.

Дискуссиянең кунаклары буларак Росмолодежь яшьләр программалары һәм проектлары идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Селиверстова һәм Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов чыгыш ясады.

Очрашу кысаларында дәүләт яшьләр сәясәтенең киләсе 5 елга гамәлгә ашырылуы һәм үсеше мәсьәләләре каралды. Кунаклар үзләре турында, шулай ук замана яшьләренең үсеше-үзгәрешләре үзенчәлекләре турында да сөйләп үттеләр. Катнашучылар шулай ук 2021 елга федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге бурычлар белән дә кызыксындылар.

«Яшьләр – ул киләчәгебез түгел, ә хәзергебез. Әгәр без бүген яшьләр белән актив эшчәнлек алып бармасак, иртәгә инде соң булырга мөмкин.Бүген яшьләр илнең социаль һәм икътисади үсеш драйверы булырга тиеш, чөнки алар уникаль күнекмәләргә һәм белемгә ия. Яшьләр - дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру акторларының берсе, аларга үзенә бер төрле караш, теләкләр һәм омтылышлар хас», - дип ассызыклады Татьяна Селиверстова. Спикер билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә «Биредә һәм хәзер» дигән карар актуаль булып тора, без исә шәхес буларак уңай йогынты ясарга теләгән яшьләрне табырга һәм аларны яхшылап өйрәнергә тиешбез.

Беренче урынбасар исә, үз чиратында, яшьләрнең чуар аудитория булуын билгеләп үтте. Ул игътибарны яшьләр белән эшләү принцибына юнәлтте: «Яшьләр өчен - яшьләр белән берлектә». Шулай ук, яшьләрнең барлык процессларга да катнашкан булуы мөһимлеген искәртеп узды.

Бүгенге көндә тармак алдында торган мөһим мәсьәләләр турында сөйләгәндә, спикер яшьләр сәясәтенең федераль стандарты барлыкка килү зарурлыгын билгеләп үтте, ул, беренчедән, яшьләр сәясәте учреждениеләре номенклатурасын һәм, икенчедән, һәр муниципалитетта тәэмин ителеш нормасын ныгытачак. Исегезгә төшерәбез, бу мәсьәлә яшьләр сәясәте буенча Халыкара конгресс кысаларында каралды.

Яшьләр өчен социаль лифтлар турында сөйләгәндә, Татьяна Селиверства яшьләр сәясәтенең булачак карьера төзүдә ныклы башлангыч булуын билгеләп үтте. Тимур Сөләйманов искәртүенчә, үз-үзеңне күрсәтә алу, гамәлләреңне тормышка ашыру – замана яшьләренең иң әһәмиятле кыйммәтләренең берсе. Аның сүзләренә караганда, «Кадрлар резервы» - яшьләр өчен нәтиҗәле социаль лифт, шуңа да кызыксынган булу һәм проекттан максималь файда алу бик мөһим.

Соңыннан исә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашындагы «Дәүләт яшьләр сәясәте» темасына Open talk оештырылды.Чара ахырында “Кыстыбый” рестораннары челтәренә нигез салучы Азат Нәҗметдинов белән идеяне тормышка ашырганда иң мөһим этаплар турында фикер алышу-әңгәмә узды.

Белешмә өчен:

Барлыгы бу елны чарага 1667 кеше теркәлгән, шулардан 1103  гариза кабул ителгән. Гаризалар Татарстанның барлык 45 муниципалитетыннан килгән. Кандидатның уртача яше-22 яшь, шул ук вакытта проектта катнашу өчен күбрәк 19-21 яшьлекләр теркәлгән. Тест һәм сынау сөйләшүләрен үз эченә алган сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 104 кеше катнашты.

Исегезгә төшерәбез, проект өч турыдан-туры катнашу этабыннан һәм өч дистанцион этаптан тора. Дистанцион этаплар дәвамында катнашучылар яшәү урыны буенча «өй эше» үтәделәр: интерактив-белем бирү чаралары оештырдылар, социаль акцияләр үткәрделәр, үз проектының концепциясен эшләделәр.

Турыдан-туры катнашу этапларында катнашучылар формаль булмаган белем бирү тренерларыннан үсеш ала торган программа уза. Программа мастер-класслар, тренинглар, мотивацион очрашулар, хакатоннар, питчинглар һ. б. үз эченә ала.

11 ел дәвамында проектта 12 600 артык кеше катнашты. Проект 2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадрлар резервы